Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода беренче татар мәктәбе бинасы янды

Янгын сүндерү турындагы хәбәр частька бүген 0.50 сәгатьтә килгән.

Янгынга катлаулылык рангы бирелгән.

Янгын расчетлары килгәндә, элеккеге татар мәктәбенең иске бинасы дөрләп яна торган була. Уртадагы корылмадан ялкын тиз генә түбәгә үрмәли һәм корылманы тулысынча камап ала. 1.20 сәгатьтә янгын локальләштерелде, ләкин тулысынча сүндерә алмыйлар. Иртәнгә бинаны махсус техника ярдәмендә җимерү турында карар кабул ителә. Янгын сәбәбе ачыклана.

Васильеволылар өчен зур югалту, күпләрне сагыш биләп алды. Ул 1912 елда земство акчасына төзелгән тарихи бина, биредә пыяла фабрикасы эшчеләре балалары укыган, кул эше белән шөгыльләнгән, җирле балалар Аллаһы канунын һәм арифметиканы өйрәнгән. Биредә китапханә дә, башлангыч мәктәп тә була, 1997 елдан - 2008 елга кадәр татар мәктәбе статусын ала. Соңгы елларда бушап калган бинада еш кына билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр җыелырга ярата.

"Народная газета Васильево" материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев