Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево укучыларының ата-аналары вакытыннан алда каникул сорый

Васильевоның 2нче мәктәбе директорының үлеме турындагы иртәнге хәбәр бар җәмәгатьчелекне тетрәндерде.

Ата-аналар хатын-кызның үлеменең сәбәбе яңа коронавирус инфекциясе булган дип ышана.
Рәсми диагноз әлегә расланмауга карамастан, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә кыскача гына "үлем сәбәбе табиб сере буларак саклана" дип билгеләп үтсәләр дә, ата-аналар балаларны мәктәпкә җибәрергә курка.

- Аңлагыз, без мәктәпкә, укытучыларга каршы түгел, ләкин тиешле чаралар күрә башласыннар өчен, реанимациягә тагын күпме кеше эләгергә тиеш? Барлык укытучылар да куркыныч төркемендә, больничныйда булучы педагоглар бик күп. Балалар авырый, әмма беркемнең дә эше юк. Шуңа күрә үз балаларыбызны үзебез саклап калырга булдык, - ди Ольга.
Аны башка әниләр дә хуплый - мәктәпкә йөрүдән ирекле баш тарту турындагы берничә гариза мәгариф учреждениесе администрациясе өстәлендә ята.

- Мәктәп штат режимында эшләвен дәвам итә. Укучылар һәм укытучыларның термометриясе, урынны эшкәртү һәм дезинфекцияләү көн саен уздырыла. Мәктәптә короновирус белән авыруның рәсми расланган очраклары юк, - дип аңлатты Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева.
Шул ук вакытта ата-аналар вакытыннан алда каникуллар кертергә, шулай ук мәктәп персоналы һәм балалар арасында Covid-19 га тест үткәрергә кирәк, дип таләп итә.

"Народная газета Васильево"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев