Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево кадет интернат-мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды

"Мәгариф" милли проекты кысаларында мәктәптә информатика, робототехника, ОБЖ, технология, шахмат белән шөгыльләнү өчен заманча җиһазлар булган махсус кабинетлар булдырылды.

Хәзер мәктәпнең 84 укучысы интернатта белем ала, өстәмә түгәрәкләрдә шөгыльләнергә, шулай ук, аерым предметларны тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек булачакк.

- Мәктәп сез үссен өчен бик яхшы җиһазлар алды. Бу проект һәркайсыгыз өчен үсеш ноктасы булып тора, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.

Шулай ук, ул, әлеге проектның авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә исәпләнгәнен, узган ел аны Яшел Үзән районының җиде мәктәбе алуын билгеләп үтте.

Васильево кадет мәктәбеннән тыш, «Үсеш ноктасы» ("Точка роста") үзәкләре бүген Обсерватория, Әйшә, Раифа, Ключи, Норлат мәктәпләрендә, Осиновоның Карпов исемендәге лицеенда һәм Гыйматдинов исемендәге гимназиясендә бар.

Киләсе елга шундый үзәкне Татар Танай урта мәктәбендә төзергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев