Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево чиста сулы булачак

«Чиста су» бистәгә ноябрь аенда киләчәк: илкүләм проект ярдәмендә биредә су әзерләү станциясе ачылачак.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов хәбәр иткәнчә, Васильево бистәсе халкын барлык санитар нормаларга туры килә торган эчәр су белән тәэмин итәчәкләр. Моның өчен хәзерге вакытта «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча су әзерләү станциясе төзелә.
– Хәзер актив рәвештә төзелеш бара. Проектны тормышка ашыру ноябрь аенда тәмамланачак. Нәтиҗәдә, Васильево бистәсендә яшәүчеләр сыйфатлы су алачак, – дип сөйләде спикер.
Галләмов аңлатканча, Рос потребнадзор мәгълүматларына караганда, бистәне хәзерге вакытта тәэмин итүче чыганактагы су сыйфаты катылыгы буенча нормативларга туры килми: «1980 елга кадәр аларның су чиста һәм сыйфатлы булган, ә аннан соң ул бозыла башлаган».
Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев: «Васильево – Татарстанда иң эре шәһәр тибындагы бистә, – дип өстәде. – Бүгенге көндә биредә 20 меңгә якын кеше яши һәм сыйфатлы эчә торган су мәсьәләсе кискен тора. Гамәлдәге су алу җайланмасында суның катылыгы 24 берәмлеккә якын. Бу нормадан 3,5 тапкыр артыграк».
Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 65% тәшкил итә. Аккумуляция резервуарын, су әзерләү станциясе бинасын, канализация – насос станциясен, канализация челтәрләрен һәм блоклы трансформатор подстанциясен төзү буенча эшләр башкарылды.
Су алу 60 метр тирәнлектәге алты скважинадан башкарылачак, аннары 300 куб.метр сыйдырышлы тимер-бетон монолит резервуарга киләчәк.
Илкүләм проект буенча яңа су әзерләү станциясен төзү бәясе 1 млрд. сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев