Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево бистәсенең яңа спорт объектлары

Михаил Афанасьев универсаль спорт залы һәм эксплуатациягә әзер чаңгы базасы төзелешендә булды.

База Васильевода 2019 елда төзелгән. Ул җирле спорт мәктәбенең чаңгы секциясендә балалар өчен исәпләнгән йөздән артык чаңгы комплекты белән җиһазландырылган, шулай ук прокатка да алырга мөмкин. "Васильевский" шифаханәсе белән килешү буенча, үзәнлек территориясендә чаңгы трассасы сузылган. Узган елда, аномаль җылы кыш аркасында, анда йөри алмадылар, диярлек. Хәзер чаңгы базасы документларын рәсмиләштерү төгәлләнеп килә. Тренерлар инде яңа сезонда ук интенсив күнегүләргә керешә алачаклар дип өметләнә. Шулай ук база коймаларга һәм территорияне төзекләндерүгә мохтаҗ.

Михаил Афанасьев койма урнаштырылачак һәм чаңгычыларга керү юлында уңайлы булсын өчен махсус җайланма урнаштырылачак дип ышандырды.
Шулай ук, район җитәкчесе 2нче мәктәп территориясендә төзелүче спорт залында да булды. Биредә волейбол, баскетбол, мини-футбол, тренажер залы, шулай ук боксер рингы өчен мәйданчыклар булачак. Монда җирле мәктәп, Васильево спорт мәктәбе укучылары һәм бистә яшьләре өчен дәресләр узачак, дип планлаштырыла. Зал төзелешен уку елы башына тәмамларга исәп тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев