Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево: бүген һәм иртәгә

Районыбызның иң зур бистәсе Васильево бүгенге көндә ничек яши? 326 еллык тарихы булган муниципаль берәмлек, әлбәттә, үсә. Аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында җирлек башлыгы Эльдар Хәлиуллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.

Шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә 17082 кеше яши. Җәйге чорда, бакчачылар һәм шифаханәләрдә ял итүчеләр хисабына, бу сан 40тан 60 меңгә кадәр җитә икән. 

Искеләре урынына яңасы кирәк
– Халык күп, шуңа да балалар бакчасы, мәктәп, тигез һәм яктыртылган юллар җитми. Ә бюджетка килгәндә ул, 16200 кешесе булган күрше Югары Ослан районы белән чагыштырганда, 18 тапкырга ким. Бюджет акчасының күбесе урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә һәм чистартуга китә, – дип сөйли башлык.
Эш урыннары җитмәү дә халыкны читкә барып эшләтергә мәҗбүр итә. Пыяла заводы узган ел банкротлыкка чыккан. Васильево икмәк заводының да хәле мөшкел. Бүген биредә мармелад һәм конфет җитештерәләр. Шушы урында район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев: «Бер урында гына таптанмый, үсеш нокталарын табарга, яңа эшмәкәрләрне җәлеп итәргә кирәк», – дип киңәш бирде.
Васильевода тагын бер кискен торган мәсьәлә – гидротехник корылмаларны төзекләндерү һәм тоту. 2007 елда алар муниципаль милек итеп күчерелгән. Ә 2011 елдан аны карап торучы оператор ставкасы юк. Эльдар Хәлиуллин объектны федераль милек итеп күчерү өчен Экология министрлыгына мөрәҗәгать итү тәкъдиме белән чыкты. 

Төзекләндерү бара, әмма яңалары да кирәк
Быел бистәдә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү прог раммасын тормышка ашыру төгәлләнгән. Программа буенча дүрт 9 катлы йорт төзелгән. Бушап калган 38 йорт сүтелгән. Шулай ук актив төстә торак төзелеше бара. 50 фатирга исәпләнгән өч катлы йорт салынган инде. Һәм быел тагын ике күп фатирлы йорт төзелешенә керешкәннәр. 
Васильево район дәваханәсе 50 мең кешегә хезмәт күрсәтә, бу 44 торак пункт дигән сүз. Быел төзекләндерү өчен 112 млн. сум акча бирелгән, эшләрнең кайберләре киләсе елга күчә. 
Бүгенге көндә Васильево халкына балалар бакчасы җитми, бистәдә 6 мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе була торып та, 300 сабый үз чиратын көтә. 120-220 урынлы яңа бина төзергә кирәк. Аның инде кайда урнашачагы да билгеле.
Балалар һәм өлкәннәр өчен дә буш вакытны уздырырга мөмкинлекләр җитәрлек. Мәдәният йорты, музыка һәм сәнгать мәктәбе, парк һәм скверлар ремонтланган, мәктәптән тыш эшчәнлек алып бара торган һәм күп функцияле үзәк эшли. К.Васильев исемендәге музей, материаль-техник базаны яңарту өчен, берничә тапкыр грант откан. Җитәкче ике фатир хисабына музей территориясен киңәйтергә теләвен дә җиткерде. 
Быел спорт мәктәбенең үз чаңгы базасы һәм трассасы булачак. Әлегә аны планлаштыру, яктырту өчен финанс чыгымнары табу эшләре бара. Васильеволылар киләчәктә бистәдә универсаль спорт залы белән бассейн да төзелер дип хыяллана. 
– Читтән ярдәм көтеп, кул кушырып утырырга кирәкми. Үз көчегезне дә эшкә җигәргә, актив кешеләрне, инвесторларны табып, бүген үк бистәне торгызырга кирәк. Сез Васильевоның хуҗасы һәм барлык башлангычлар да сезгә бәйле, – дип фикерен җиткерде Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев