Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево балалар бакчалары юл хәрәкәте иминлеге яклы

Җәй — күңелле һәм мәшәкатьсез вакыт кына түгел, ә статистика буенча балалар юл травматизмы очракларының саны арткан вакыт та.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик эш - Н. К. Крупская исемендәге 38 нче Васильево балалар бакчасында өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шушы көннәрдә, барлык төркемнәрдә дә, биредә "Җәяүле булу - ул фән" дигән чара узды. Аның барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык нигезләрен һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү ысулларын кабатладылар.

Балалар бакчасы педагоглары "Сакла" республика сайтын куллану буенча мәгълүмат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев