Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево бакчачылары хокукын кем яклар?

Хәзер бакча участогым бар дип тынычлап йөрерлек түгел икән. Шул җиреңнән һәм анда салынган таш пулатыңнан уйламаганда-нитмәгәндә колак кагуың бар. Әнә Гәрдәге «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык җәмгыяте әгъзалары дача сезонын яптык, хәзер кышка шәһәр фатирларына кайтабыз дип торганда гына ярык тагарак янында калырга торалар. Үз ихтыярлары белән түгел, әлбәттә.

Шундый ук ситуация хәзер Васильевода да чыгарга тора. Бакчачычларга килгән кисәтү хатлары аяз көндә яшен суккандай булган.

«Васильево-1» бакчачылык җәмгыя­те әгъзаларын хат белән шушы бакчалар янына «сөйләшергә» чакырганнар иде. Көне дә аның ул көнне халыкның моң-зарына туры килеп, әче җилле һәм карлы булып торды. Ачулы бакчачыларның ачуын тагын да кабартты. Монда проблема чыгуда да газовиклар гаепле. Алар үзләрен гаепле итеп санамаса да. Югарыда әйтелгән җәмгыятьнең 33ләп участогы сак зонасына кергән. Бакчачылар аптырашта, участоклар дистә еллар элек үк хосусыйлаштырылган, кадастр номерлары бирелгән, дәүләт теркәве узган. Җирләр күптән инде үзләштерелгән, матур гөлбакчалар хасил булган, катлы-катлы бакча өйләре үсеп чыккан.   
«ГазпромТрансГаз-Казань»  предприятиесеннән килгән бердәнбер вәкил Дамир Шәфыйков бакчачыларны җыюның максатын тиешле метрларны кабат үлчәү белән генә аңлатты. Ә җыелучыларны метрлар исәпләү түгел, участокларының алдагы язмышы кызыксындыра. Алар бу вәкилгә сорау артыннан сорау яудырды. Әмма метрлар бүлешергә килгән вәкилнең бу сорауларга җавабы да юк дәрәҗәсендә булды. «Кыен сорауларыгызны җитәкчелеккә җибәрегез», – дип котылды.
– Газовиклар менә бу газ бүлү станциясен берничә ел элек кенә төзеп куйды һәм шуның уратып алган территориясен арттыралар да арттыралар, ә безнең җәмгыять коймасы 70нче елларда ук корылган. Газовиклар  безне заложник итә! Алар күрәләтә безнең кесәгә керә! Бу эшләрен туктатмасалар, Конституция судына кадәр барып җитәчәкбез! – дип кычкырышты бакчачылар.
Тик аларны ишетерлек Газпром түрәләре генә юк иде монда. Бакчачылар җиткергән һәр таләп шул участоклар тирәсендә һавада гына эленеп калды.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА, Илсөя Завилейская фотосы.

Тулы материалны газетаның чәршәмбе саныннан (83) укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: