Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево автобусларында бушлай битлек һәм перчаткалар тараталар

"Тимер юл вокзалы - Сосновый Бор" 2нче номерлы автобус керәбез. Индивидуаль яклау чараларын кесәгә салып куябыз.

“Битлексез һәм перчаткасыз йөрергә ярамый. Юк икән, менә алыгыз, бушлай, - дип кондуктор елмаеп куйды. Битлек һәм перчатканы теге яки бу сәбәпләр аркасында үз куркынычсызлыгы турында кайгырта алмаган барлык пассажирларга бирәләр. "Сәламәтлек битлеге" - Яшел Үзән автотранспорт предприятиесе кушылган акция.

- Яшел Үзәндә "Сәламәт битлек" акциясе узуын белдек. Аның инициаторы - Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Афанасьев. Безгә идея ошады һәм без коллектив белән аңа ярдәм итәргә булдык. Битлек һәм перчаткалар таратканда, без, беренче чиратта, пассажирларны иминлеген сакларгаа телибез. Мин һәрвакыт ассызыклыйм, безнең предприятиенең төп миссиясе – транспортта йөрүне куркынычсыз һәм уңайлы итү. Без кешеләр өчен эшлибез, - ди ЗПАТП директоры Дмитрий Грузков.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маендагы карары нигезендә гражданнарны битлек һәм перчаткасыз җәмәгать транспортына кертелүе тыела. Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X