Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильева киләчәктә ике генә процент һөнәрне роботлар башкара алачак дип саный

98% үзебездә кала, диде Ольга Васильева.

Киләчәктә бары 2% профессияне роботлар башкарачак, калган 98% үзебездә калачак, дип саный Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева. Бу хакта ул бүген WorldSkills Кazan 2019 чемпионаты кысаларында журналистлар белән очрашудаәйтте.

«Киләчәктә яшьләр үзләрен таба алырлар дип уйлыйм, чөнки 98% яхшы мөмкинлекләр бирә”, - дип аңлатты ул.

Ольга Васильева Россиянең WordlSkills хәрәкәтенә кушылуы илдә урта һөнәри белем бирү дәрәҗәсен үстерүгә зур этәргеч булды дип белдерде. Ул, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, урта һөнәри белем бирү йортларына баручыларның күбәюен искәртте һәм бу күренешне WordlSkills хәрәкәте белән бәйләвен әйтте.

  • Эшче һөнәрләрне үстерү һәм танытуны максат итеп куйган WorldSkills дөньякүләм хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 - Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Бүген аның рәсми ачылышы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатка 63 илдән 56 компетенциядә 1300 катнашучы килгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192183/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X