Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Варисчы булу хокукы кемдә?

– Лаексыз, дип танылган варислар кем ул?

– Кем дә кем, мирас калдыручыга яки аның варисчыларына карата хокук бозу гамәлләре кылса, васыятьтә язылганнарның тормышка ашырылуына каршы законсыз нидер эшләсә, үзләрен яки башка затларны мирасчылар итәргә тырышса һәм бу суд аша исбатланса, ул – закон буенча да, васыять буенча да варисчы 
булмаячак. 
Әмма, варисчы булу хокукын югалтканнан соң, мирас калдыручы әлеге затларга милек васыять итә икән, алар ул милеккә ия була. Суд тәртибендә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр һәм мирас ачылган көнгә бу хокукларын кире кайтармаган ата-аналар, балаларының варисчылары була алмый. 
Мирас калдыручыны тәрбияләргә тиеш булып та, бу бурычларыннан качып йөрүчеләр, алар өстеннән дәгъва белдерүче табылса, шулай ук, варислык хокукыннан мәхрүм ителәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев