Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вандаллардан зыян күргән Күгәй авылындагы СССР Герое бюсты яңадан бронзадан коелачак

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев вәзгыятьне шәхси контрольгә алды.

Районыбызның Күгәй авылында шушы көннәрдә вандаллар җимергән Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллинның бюстын бронзадан яңадан коячаклар. Бу хәлне шәхси контрольгә Яшел Үзән районы башлыгы, “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе секретаре Михаил Афанасьев алды.

“Герой Хәлил Хәйруллин бюсты бронзадан коелачак. Без тикшерү барышын күзәтәчәкбез. Бәдбәхетләр табылыр һәм закон буенча җавап тотарлар дип ышанабыз”, - диде Афанасьев.

Зыян күргән һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр инде. Моннан тыш, бюстны торгызу эшләре башланган. Булган хәл факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы тикшерү башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев