Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Валидолны - чүп чиләгенә

Доктор Комаровский фикеренчә, валидол төймәсенең нәтиҗәсе - бөтнекле кәнфит (мятная конфета) суыру белән бер.

Доктор Евгений Комаровский - Украина табиб-педиатры, язучы, "доктор Комаровский мәктәбе" тапшыруының алып баручысы. Фәнни хезмәтләр һәм фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар авторы, шуларның иң танылганы - "Сәламәт бала һәм аның туганнарының аек акылы", Россиядә һәм Украинада 15 артык яңадан басма чыгарган кеше. 
Үзенең Youtube-каналындагы видеода танылган доктор, Валидолның дәвалау эффекты турында кистереп әйтте. 
Валидол - ул валерианнан ясалган ментол субстанциясе, бердәнбер дәвалау эффекты -авызда барлыкка килгән салкынлык, туңдырып алу. Ягъни валидолның нәрсә дә булса дәваларга сәләтле булуын дәлилләүче бер генә тикшеренү дә юк. бу төр даруны барлык тикшерүләр узган гасырның 70 нче елларында тәмамланды. Шуннан бирле ул, гомумән, дөньяда беркемгә дә кызык түгел. Ягъни, валидолның дәвалау дәрәҗәсе, мәсәлән, бөтнекле кәнфит суыру белән бер. Бер сүз белән әйткәндә, нәтиҗә - ноль. Шул ук вакытта, ул бөтенләй зарарсыз, аның белән агуланып булмый. Рәхәтләнеп суырыгыз. 
Әмма валидол куллануның куркынычы башкада: әйтик, йөрәге авырткан әбиегез яки бабаегыз төгәл, дөрес медицина ярдәм аласы урында, валидол суырып утыра. Аның янына «инфаркт килеп баса» да: «Әби, ни хәл»,- ди, ә сез: «Әби, сау бул», - дип каласыз. 
Шуңа күрә, әбиегезнең, якыннарыгызның йөрәге авыртса, төгәл диагноз кую һәм аннан соң тиешле дәвалануны билгеләү өчен кичекмәстән дәваханәгә чабу мәслихәт. Шулай итеп, валидолны туганнарыгыз суырып йөри икән, сез вакытны югалтасыз гына, тормыш һәм сәламәтлегегезне куркыныч астына куясыз, һәм нормаль дәвалау курсы алмыйсыз. 
Әгәр дә әбиегез аптечкасында валидол табасыз икән, аны чүп савытына олактыруыгыз кулайрак булачак. 
Әлбәттә инде, якыныгызны тизрәк терапевтка алып барсагыз, ул әле озак еллар сезне яратып һәм үбеп яшиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев