Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вакцинация – хокук та, бурыч та!

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициативасы белән 2018 елның 23еннән 29 апрельгә кадәр Европа иммунизация атнасы (ЕНИ) дип игълан ителгән.

Быел ЕНИ “Вакцина эшли” һәм “Вакцинация – хокук кына түгел, коллектив бурыч та!” лозунглары астында  бара.

Яшел Үзән район үзәк  дәваханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Юлия Нестерова безгә биргән мәгълүматларга караганда, кешелек тарихында меңәрләгән кешенең гомерен алып киткән эпидемияләр булган.  Куркыныч йогышлы авыруларга вакцина ярдәмендә генә чик куелган.

Россиянең илкүләм календаренә  12 инфекциягә каршы прививка кертелгән.  Бу прививкаларны һәр кеше  яшәү урыны буенча поликлиникаларда бушлай ясата ала.

Прививкалар  үзеңне һәм шулай ук балаларны инфекцияләрдән һәм өзлегүләрдән саклау өчен ясала. Шуңа күрә ата-аналарга балаларын саклау өчен бөтен тиешле привикаларны ясатуы мөһим. Вакцина ясатмаган балалар потенциаль инфекция чыганагы булып тора. Вакцина аерым бер баланы гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә саклый.

2014 елдан РФ илкүләм календарендә тагын яңа ике прививка барлыкка килде. Болар пневмококк инфекциясе һәм гемофиль инфекция. Беренчесенә каршы прививка  бөтен балага да 2 айдан башлап ясалса, икенчесе - еш авырый торганнарга гына.

Прививкалардан баш тартып балаларыбызны куркыныч астына куймаска иде. Иммунизация атнасы  шуны тагын бер тапкыр кисәтү өчен үткәрелә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация иммунизация