Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вакцинация кешелекне йогышлы авырулардан коткара

Бүгенге көндә вакцинациягә караш үзгәреп бара. Аның зыяны күп дип ясатмаучылар да бар. Әмма вакцина кайчандыр кешелекне бик куркыныч йогышлы авырулардан саклап калган.

Вакцинация тарихы бик борынгы һәм катлаулы.  Аның башы XI гасырга барып тоташа. Урта гасырларда чумадан Европа халкының өчтән бере үлгән. Ә Җир шарында XIV гасырда бу авыру 50 миллионнан артык кешене алып киткән. 1977 елда Җир шарында чәчәк авыруы тулысынча юкка чыгарылган.
2003 елдан  Европа һәм Көньяк Америка полиомие­литтан  тулысынча котылган. СССРда 1958 елдан алып 1972 елга кадәр полиомиелит, коклюш,  кызамык, дифтерия авырулары кимегән.
Вакцинациянең кешелек өчен мөһимлеген истә тотып, ВОЗ инициативасы белән  2010-2020 еллар вакциналар унъеллыгы дип игълан ителгән.
– Вакцинация (иммунизация) – ясалма иммунитет, ягъни кайбер йогышлы авыруларга бирешмәүчәнлекне булдыру, – дип сөйли бу хакта безгә Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Яшел Үзән филиалы белгече Надежда Кос­тюк. – Вакцина ясатканнан соң кешедә авыру билгеләре булырга мөмкин.  Организмда  конкрет авыруга каршы  антитәнчекләр барлыкка килә. Кайбер сирәк очракларда гына иммун системасы дөрес җавап бирмәскә, аллергия булырга мөмкин. Шуңа күрә теләсә-кайсы прививка алдыннан  кешене доктор карап тикшерергә тиеш. Вакцина ясату буенча Россия Федерациясендә яшәүчеләр өчен норматив документлар да булдырылган. Профилактик прививкалар  халыкка  Россия законнарына ярашлы рәвештә ясала. Илкүләм календарьга кертелгән прививкалар  медицина учреждениеләрендә бушлай ясала. Мәгариф һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә прививкасыз балаларны вакытлыча кабул итмәскә мөмкиннәр. Шулай ук кайбер йогышлы авыруларга бәйле рәвештә конкрет прививкалары булмаган кешене эшкә дә алмыйлар. Россия Федерациясендә андый эш төрләренең  исемлеге бар.
Шуны да искәртеп узарга кирәк: вакцина ясатканнан соң  өзлегүләр булса, мондый гражданнарның  дәүләттән бер тапкыр ярдәм алырга хокуклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация