Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вадим Захаров: «Күз тиюдән бик куркам. Чөнки үзем дә аның белән еш очрашам»

Татарстанның халык артис­ты Вадим Захаровны моңлы тавышы, ихласлыгы, гадилеге өчен яраталар. Бу юлы да җырчы белән очрашкач, җәһәт кенә әңгәмә кордык. Соңгы арада Вадим Захаров исеме белән бәйле тискәре төсмердәге яңалыклар да булды. Аларга ачыклык керттек.

– Тормыш иптәшегез вафат дигән хәбәр таралган иде. Аның турында кайдан белдегез?

– Уйнап кына язганнардыр дип уйлыйм. Бер көнне Ринат Рахматуллин шалтыратып: «Вадим кайгыңны уртаклашам», – диде. Бу сүзләрне ишеткәч, югалып калдым. Нәрсә булган икән? «Белмичә калмагансыңдыр бит», – дип, миңа Ларисаның үлеме турында хәбәрне җибәрделәр. Ул социаль челтәрдә бер төркемдә урнаштырылган. Ринат Рахматуллин шалтыратканда без Лариса белән бергә идек. Хәбәрне чыгарган төркемгә яздым да, аны алып аттылар.

– Лариса бу хәбәрне ничек кабул итте?

– Икебез дә бу хәбәрне юмор хисе белән генә кабул иттек. Без алай юк-бар әйбердән гауга ясый торган кешеләр түгел бит. Лариса шаяртып кына: «Карале, ничек үлгәнмен икән?» – дип әйтеп куйды.

– Әниегез вафатына да бер ел булдымы? Аны еш искә төшерәсезме?

– Әни һәрвакыт күңел түрендә, аны бер генә мизгелгә дә онытып булмый. Нинди генә адым ясасам да, әни янәшәмдә мине күзәтеп тора төсле. Кайберәүләр якыннары бакыйлык­ка күчкәч аралар өзелде дип тә уйлый. Мин дә әнинең кире кайтмавын аңлыйм, шулай да төшкә кергәч тә: «Улым, мин сине саклап йөртәм», – дип әйт­кәне булды.

– Быел да «Шоу түгел концерт 2» дигән программа әзерлисез. Сез шундый концерт ясагач, башка артистлар да программаларында шоу элементларын бераз киметте. Плагиат сизелдеме?

– Сизелде инде. Әле шундый ук исемле афишалы концертларны да күрдем. Кайбер артистлар шалтыратып «Шоу түгел – концерт» дигән исемне кулланырга рөхсәт тә сорадылар. «Мин андый исем куйсам, үпкәләмисеңме?» – диделәр. Ничек инде үпкәләмисеңме? Бу бит безнең команда уйлап чыгарган программа.

– Вадим, сез юаш кешегә охшаган. Чыннан да шулаймы?

– Юашлыгым, гадилегем бардыр инде. Салават абый Фәтхетдинов та: «Вадим, бу кадәр гади булырга ярамый», – ди. Нишләтәсең инде, холкым шундый. Мин бит кыланып йөрмим. Ясалмалык – иң яратмаган сыйфатларның берсе. Шул ук вакытта, мин бик тиз кызып китәм һәм суынам. Кеше белән сүзгә килсәм дә, 5 минуттан үзем сөйләшә башлыйм. Ачу саклап йөрмим.

– Артист матур булырга тиеш, дигән калып та яши. «Сезгә ябыгырга кирәк», – дигән сүзне еш ишетәсезме?

– Кешеләр төрле булгач, фикерләр дә төрле. Кемдер: «Вадим, без сине ничек бар шулай яратабыз», – ди. Ә кемдер: «Бераз ябыксаң, әйбәт булыр», – иде ди. Башта бу сүзләр әзрәк күңелгә тия иде. Хәзер артык игътибар итмим. Мин болай да 2 елга 30 килограммга ябык­тым.

– Вадим, төркемегез дә зур. Сез нинди җитәкче?

– Миндә җитәкче сыйфатлары көчле дип мактана алмыйм. Шулай да, төркемдәгеләр сүземнән чыкмыйлар. Кемнең эшлисе килә, шул эшли. Җитәкче акырып-бакырып йөрергә тиеш түгел. Кайбер артистлар төркемдәгеләрен кешегә дә чутламый. Аңлашып, киңәшләшеп эшләргә кирәк. Һәркемнең хәленә керергә тырышам, бәлки дөрес тә эшләмимдер. Кайвакыт саран да булырга кирәктер, әмма мин андый түгел. Иң сөймәгәнем саранлык, шуңа күрә «ыштансыз инде». Әни мине кечкенәдән юмарт булырга өйрәтте. «Кешегә күпме яхшылык эшләсәң, сиңа тагын да күбрәк әйләнеп кайтачак», – дигән иде.

– Халык артисты исемен алгач, бәягез үзгәрдеме?

– Халык артисты исеме дәүләт тарафыннан бирелә бит. Ә артист үзен күпмегә бәяли – башка мәсьәлә. Халык артисты булдым дип, артык комсызланып, кыланмыйм. Шулай да үз бәяңне дә белергә кирәк. Банкетка килгәч, мин 3 кенә җыр җырлыйм, дип әйтүче артистларны аңламыйм. Кеше сине акча түләп чакыр­ган икән, җырла. Барыбер килдең бит инде. Мин санап җырламыйм.

– Тормыш иптәшегез, Лариса да социаль челтәрләрне кулланмый диярлек. Ни өчен?

– Лариса бик тыйнак, сабыр кеше. Гаиләне бөтен кешегә күрсәтеп торуны да кирәк дип тапмыйм. Күз тиюдән бик куркам. Чөнки үзем дә аның белән еш очрашам. Балачакта курку койдыра торган әбигә алып барганнары да булды. Суга кургаш сала да, син нәрсәдән куркасың, шул әйбер формасы барлыкка килә. Бервакыт бик нык тотлыга башлаганмын, хәтта кайбер сүзләремне аңламаганнар да. Элек бит чәч ала торган машина, чәчне бик каты тарта иде. Шул авыртуларны әле дә хәтерлим. Тыңламасам, хәзер кода бабай килеп, чәчеңне ала дип әйткәннәр. Шуннан куркып калып, тотлыга башлаганмын. Курку койдыра торган әбинең нәрсә эшләгәннәрен бик хәтерләмим, шулай да ул әбигә барганнан соң, тотлыгуым беткән.
 

(Кыскартып алынды).
 

Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев