Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 59 яңа очрагы ачыкланды

Авыручылар арасында өч бала бар.

Узган тәүлектә таҗлы инфекциянең 59 очрагы теркәлгән. 54е контактлы юл белән, 5есе читтән кергән.

Авыручылар арасында өч бала бар. Калган авыручыларның яше 90нан яшьрәкләр.

Иң күп авыручылар Казанда саны - 23. Чаллыда - 8. Яшел Үзән районында - 5 яңа очрак. Буа районында - 4. Түбән Кама районында коронавирусның расланган 3 очрагы. Баулы, Балык Бистәсе һәм Норлат районнарында икешәр авыру. Берешәр очрак Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба һәм Чистай районнарында расланды.

Барлыгы 17486 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Алардан 14095е савыккан, шул исәптән, 103есе - үткән тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев