Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе 94 татарстанлыда диагнозланган
Татарстанда 94 яңа СОVID-19 очрак теркәлгән, шуларның 5се - читтән килүчеләр, 89ы - контактлылар.
27 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда - 42, Яр Чаллыда - 15. Тукай районында 6, Түбән Кама белән Әлмәттә 5әр кеше, Алабуга белән Зәйдә - өчәр, Норлат, Лененогорский, Алексеевскийда - 2шәр, Аксубай, Актаныш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас районнарында берәр зарарлану очрагы ачыкланган .
9 октябрьгә Татарстанда 27 734 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Барлык вакыт эчендә 23 595 кеше савыккан, шул исәптән 51е соңгы тәүлектә. 781 кеше үлгән (шуларның 484е 2021 елда), тәүлек эчендә - 7.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев