Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлеккә күзәтү: авыруны 52 кеше йоктырган

23 кеше хастаханәгә урнаштырылган.

Республиканың оператив штабы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны – 52. Аларның икесе – читтән кертелгән, 50се – контактта булган. 23 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Шәһәрләр һәм районнар буенча статистикага күз салсак, хәлләр түбәндәгечә: Казанда – 18, Яр Чаллыда – 15, Әлмәтттә, Түбән Камада – 3, Бөгелмәдә 2 очрак, Югары Осланда, Чүпрәледә, Лениногорскида, Кама Тамагында, Питрәчтә, Ютазы районнарында берәр, ә безнең Яшел Үзәндә хәтта 6 авыру ачыкланган.
13 мартка Татарстанда 18 636 COVID-19 очрагы теркәлгән. 15 332 кеше терелгән. Шул исәптән 87 соңгы тәүлек эчендә.

Барлыгы 101 428 кешегә коронавируска каршы вакцина ясалган. Тәүлек эчендә үсеш 2 123 тәшкил иткән. Шуларның 41 477се икенче дозага ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев