Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган гомер онытырлык түгел

Узган ялда Норлат урта мәктәбендә зур тантана гөрләде, белем йортының 100 еллык юбилеен билгеләп уздык. Бәйрәмгә бер атна кала телефоннан укучым Илгиз Баһаветдинов кайта аласызмы, дип шалтыратып сорады.

Бу шалтырату атна буе күңелемне җылытты, яшьлегемә алып кайтты, хатирәләремне яңартты. Көне җиткәч, өемә килеп алдылар, укучыларым күтәреп кенә йөртмәде: аларның рәхмәтен ишетү, ихтирамын тою – узган гомеремнең заяга үтмәгәнлегенә тагын бер кат инандырды.  Мәктәп коллективы юбилейга нык әзерләнгән. Нигезендә хәтер, тарих, рәхмәт сүзләре... Барлык ветеран укытучылар, биредә эшләп киткән хезмәткәрләр күз алдыннан узган кебек булды.  
Мин бу мәктәпкә 1947 елда I сыйныфка аяк бастым. Класс җитәкчесе Полина Гиоргиевна иде, исемен әйтә алмыйча аптырагач, Полена дип кенә җибәрә идек. Шул сүздән мин рус теле белән бәйләндем дә, 23 ел Норлат мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте фәнен укыттым. 1962 елда Норлат районы бетте, без яңа өйләнешкән парлар. Ирем Фирдүсне Яр Чаллыга эшкә җибәрергә телиләр. Олы яшьтә булган әнисен дә ташлап, читкә китәсе килмәде. Уйладым-уйладым да, минем ике бишенче классымны ал дидем.  Үземә мәктәптәге иң авыр VIII-IX ларны бирделәр. Фирдүс 1957 елны юридик факультетны тәмамлаган иде, аннары педагогия институтын бетерде. Шулай итеп Норлатта 23 ел матур гына яшәдек, эшләдек. Чаллыга бармадык инде. Бик зур горурлыгым шул: 15 укучым укытучы һөнәрен сайлады. Бу әле мин белгәннәре генә.

Флера Дусаева.
Яшел Үзән

Фото Норлат мәктәбеннән алынды.

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев