Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган эзең, шулай, шөкер итәрлек булсын!

Һәркемнең тормышы үзенчәлекле.

Һәр авылда теләсә кайсы ишекне шакы, кызыклы һәм кызганыч, ә кайвакытта шаккаткыч язмыш тарихын ишетәсең. Аның җилләре кемнәрне кайларда гына йөртми. Күпчелек очракта бу дөньяда бернәрсәнең дә очраклы гына булмавын, син узасы сукмакның инде алдан ук сызып куелганын аңлыйсың. Нәкъ менә шул сукмак, ерак Казахстан якларында туып үскән кызны, әти- әнисенең бик тә кайтып күрәсе килгән  Мулла Иленә, әби-бабасы кендек каны тамган төбәккә килен итеп төшергәндер, мөгаен?

Сүзем Мулла Иленең хөрмәтле кешеләре Равил абый белән Рәмзия апа Шәкүровлар турында. Алар шушы авылда 1972 елда гаилә булып төпләнгән көннән алып ничә балага белем һәм тәрбия орлыклары салды икән? Рәмзия апа 38 ел (гомуми стаж – 47 ел) рус теле һәм әдәбиятын укыта, ә Равил абый мәктәптә 24 ел дәвамында хезмәт, трактор һәм физкультура сабакларын өйрәтә. Ул җитәкләгән көрәш түгәрәгенең уңышларын санап бетерерлек түгел. Мулла Илендә туып үскән танылган көрәшче Динар Хәбибуллин призына уздырылган турнирлар халык күңелендә зур спорт бәйрәме булып истә калган. Авылның даны күтәрелсен, яшьләр спортка тартылсын, дип янып-көеп йөрүче Равил абый укучыларында көрәш кагыйдәләре белән бергә дуслык, әдәплелек, ихтыяр көче, гаделлек кебек матур сыйфатларны да тәрбияли.
Авылларда укытучыларны ихтирам итү әле бүген дә юкка чыкмаган, ә элек аларның дәрәҗәсе, балалар гына түгел, олы яшьтәгеләр дә баш иеп исәнләшерлек, әйтеп бетергесез иде. Чөнки халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып бару да педагоглар өстендә булды. Шуңадыр, инде үзләренең чәчләренә чал төшсә дә шәкертләре укытучылары йортына сукмакны суытмый. Ә бу куйган хезмәтеңнең иң татлы җимеше һәм  аңа югары бәя дә.

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин (№83).

Камил Шәкүров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X