Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган атнада 16 лагерьда тәртип бозулар табылган, иң күбе - Яшел Үзән районында

Татарстанда коронавирус таралуны булдырмау максатларында балалар ялы лагерьларына һәм туклануны оештыручылар планнан тыш тикшерүләр уза.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина белдерде.

Аның сүзләренчә, лагерьлар эшенең беренче аенда социаль дистанцияне үтәү кагыйдәләрен бозу, антисептиклы дозаторлар булмау ачыкланган. Профилактика чараларын бозу атнасында 9 муниципаль районда 16 лагерьда ачыкланган, иң күбе - Яшел Үзән районындагы Җәлил исемендәге лагерьда. Шулай ук, лагерьдагы балалар һәм хезмәткәрләренең чыгу-керү режимы бозылу күзәтелә.

Моннан тыш, бу атнада 9 лагерьның 8 туклану оештыручысы, шулай ук, туклануны мөстәкыйль рәвештә оештыручы 15 лагерь хокук бозуларга юл куйган.

Патяшина хәбәр иткәнчә, август дәвамында барлык балалар ялы лагерьларына һәм туклануны оештыручыларга тикшерүләр үткәрелә.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин киләсе дүшәмбедән башлап барлык балалар ялы лагерьларына планнан тыш тикшерүләр үткәрүне хуплады. Әгәр дә инфекцияне профилактикалау чаралары турында аңлату эшләре нәтиҗәләр бирми икән, катгый чаралар күрергә кирәк, дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев