«Үзе белән алып китте». Ирен моргтан алырга баручы хатын-кыз коточкыч авариядә һәлак булган
***
4 декабрьдә Антонов хуторында бер үк көнне ирле-хатынлы Александр һәм Ольга Кудировларны җирлиләр.
Октбярьский эшчеләр бистәсе халкы берничә көн шок кичерә. Башта Александр үлә. 2 декабрьдә Ольга иренең әйберләрен илтергә моргка барганда һәлак була.
Волгоград – Котельниково трассасында «Рено флюенс» машинасы «ГАЗ-3309» үзбушаткычына бәрелә. Җиңел машинаны йөртүче һәм пассажир хатын имгәнә, ә 47 яшьлек Ольга «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә.
Гаиләнең танышлары сүзләренчә, Ольга моргка иренең әйберләрен илтергә бара. Авариягә берничә көн алдан 53 яшьлек Александрны хастаханәгә салалар, ул шунда үлә.
«Александрны Волгоградка хастаханәгә алып киткәннәр, икенче көнне шунда үлгән. Ольга иренең сеңлесе һәм тагын бер туганы белән мәрхүмнең әйберләрен илтергә чыга. Кайтканда үзбушаткыч астына керәләр. Бөтен Октябрьский шокта. Александр яхшы кеше иде, авырмады, яше дә күп түгел. 55 тә юк бит әле. Александрны белгән кешеләр бик борчылды. 50 яшь тә тулмаган хатыны белән фаҗигадән соң, күпләр «ул аны бик яратты, үзе белән алып китте» дип сөйләде», – ди бистә халкы.
Александр тимер юлда эшли, Ольга бухгалтериядә хезмәт итә. Аларны «позитив, яхшы кешеләр» дип искә алалар.
Фото: https://t.me/VOLG_34MVD
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев