Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз туган көнендә үзе бүләк ясады

Тормыш бервакытта да кояшлы көннәрдән генә тормый.

Кыенлыклары да, рәхәтлекләре дә була. Килеп туган авырлыкларны җиңә белү җиңүгә илтә.


Илебез хәзер авыр сынау алдында тора. Украинадагы махсус хәрби операция һәм шуңа бәйле өлешчә мобилизация нәтиҗәсендә ир-егетләребез хәрби бурычларын үтәргә җибәрелде. Алда яңгырлы көз һәм салкын кыш көтә. Аларның авыр хезмәтен җиңеләйтү өчен якташларыбыз да тиз арада мобилизацияләнеп, кирәк-яраклар, кием-салым, дарулар һәм башкаларны җыеп хәрби бурычын үтәүчеләргә җибәрә башлады. Авыллардан повестка белән китүче егетләргә дә авылдашлары бик нык ярдәм күрсәтте. Авыр вакытта бер-береңә булышу бик мөһим һәм саваплы гамәл.
Яшел Үзәндә «Сугышчан бердәмлек» («Боевое братство») Бөтенроссия җәмәгать оешмасының филиалы да Татарстаннан Украинадагы хәрби операциядә катнашучы махсус «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына ярдәм итү өчен иганәчеләр эзләү, кирәк-яраклар туплау белән актив шөгыльләнә. 

 

Бу оешманың әгъзасы Сергей Жуков сөйләп үткәнчә, Яшел Үзәннең бик күп предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре, халык ярдәм күрсәткән дә инде. Әйтик, «ПОЗИС», «ЭРА», ЗМК , Горький исемендәге завод , «АК Барс» суднолар төзү корпорациясе, ЗПКБ кебек зур предприятиеләр, «Маяк» спорт базасы, «Дельфин» шифаханәсе, Норлат авылында яшәүчеләр, социаль даруханәләр, шәхси эшмәкәрләрдән Әнвәр Миңнуллин һәм башка бик күпләр хәрбиләр өчен кирәк-яраклар, дарулар, махсус киемнәр, азык-төлек, портатив мичләр, рацияләр белән нык булышкан.

Акчалата ярдәм итүчеләр дә бихисап булган. Бар җыелганны сортировкалап, бирелгән акчага әйберләр сатып алып, туплап Горький исемендәге завод биргән автомобильдә Әлмәткә төп базага илтеп биргәннәр. Аннан әйберләр өч «КамАЗ» машинасында «Алга», «Тимер» батальоннарына 3 атна элек илтеп тапшырылган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Хәрби хезмәттәгеләргә кыр шартларында яшәү өчен әйберләр җыелачак. Бигрәк тә генераторлар, портатив мичләр, тиз әзерләнә торган ашамлыклар кирәк булачак. Ач солдат сугышчы түгел инде ул ди алар. Дөресе дә шул.
Бу эштән безнең ветераннар да читтә калмаска тырыша. Яшел Үзәндә яшәүче хезмәт ветераны 81 яшьлек Минзакрам Гыйбасов туган көнендә бүләкне үзенә түгел, ә мобилизацияләнүчеләргә ясады да инде.

 
Минзакрам Миңнулла улы хатыны Галия апа белән Апас районы Үтәмеш авылында яшәгәннәр, ә тумышлары белән үзләре Чувашиянең Урмар авылыннан. Авылда башта көтүче булып эшләгән. Аннан соң хатыны белән бергә фермада сыер сауганнар. Көненә 50шәр сыер саварга туры килә иде ди. Пенсиягә чыкканчы колхоз фермасында тырыш сыер савучы булып эшләп, күп санлы Мактау кәгазьләренә, грамоталарга лаек булган. Хәзерге вакытта Минзакрам ага тормыш иптәше Галия апа белән балалары тәрбиясендә Яшел Үзәндә өр-яңа йортта, яхшы фатирда һәр көнгә шатланып, кадерен белеп яшиләр. Әмма Минзакрам ага илдә барган вакыйгаларга тыныч кына карый алмый. Дару алмаса алмас, әмма махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә карар кылган. Ә бит аның үзенең дә әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан булган, улы – Рәүф Әфганстан сугышын узган. Хәзерге вакытта Рәүф Гыйбасов Яшел Үзәннең «Сугышчан бердәмлек» оешмасы әгъзасы булып тора һәм мобилизацияләнүчеләргә ярдәм оештыру чараларында актив катнаша. Әтисенең дә бу эштә теләктәшлек белдерүен хуплап чыккан һәм Минзакрам ага янына безне дә чакырырга булганнар. Һәм бик дөрес эшләгәннәр. Тәмле чәй табыны артында ветеран белән әңгәмә кору, аның искиткеч кунакчыл кызлары белән аралашу мөмкинлеге булды. Минзакрам ага үзе дә ачык йөзле һәм ил яңалыклары белән бергә атлавын һәр сүзе белән раслап торды. Акчаны да «Алга», «Тимер» батальоннарына чын йөрәктән тапшыруын, шушы ярдәме белән аларның авыр хезмәтен җиңеләйтергә теләвен җиткерде. Бу батыр ир-егетләрнең туган якларына җиңү белән исән-имин кайтуларын теләргә дә онытмады. Ничек онытсын, чөнки аның Мәскәүдә яшәүче оныгы да мобилизацияләнеп, хәзер хәрби операция барган урында икән бит. Аның өчен барысы да ут йотып торалар, исән-сау әйләнеп кайтуын дүрт күз белән көтәләр.
Минзакрам ага 20 мең сум акчасын «Сугышчан бердәмлек» оешмасы рәисе урынбасары Газыйм Миндебаевка үз куллары
белән тапшырды. 

 

Аның үзенә дә бу оешманың Рәхмәт хаты әзерләнгән иде. Ветеран ярдәме, һичшиксез, тиешле урынга тапшырылачак һәм Татарстан батальоннарына кышкы кирәк-яраклар алу өчен тотылачак. Шул инде, ил төкерсә, күл җыела дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә бу ветеран үрнәге – барыбыз өчен дә үрнәк.

 
Бергә булсак, ил-көннәребезгә иминлек тә тизрәк килер һәм кояш та ныграк яктыртыр, киткән солдатлар да бурычларын үтәп, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев