Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз һөнәрен медицина белән бәйләүчеләр өчен ачык ишекләр көне уза

4 февральдә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында Татарстанның барлык республика район хастаханәләрендә, шулай ук Казанның әйдәп баручы дәвалау һәм профилактика учреждениеләрендә Ачык ишекләр көне уза.

Татарстан Республикасы мәктәп укучылары медицина белгечлекләре турында Казан дәүләт медицина университеты укытучыларыннан һәм хастаханә табибларыннан мәгълүмат ала, медицина учреждениеләре эше белән таныша.

Исегезгә төшерәбез, 4 февральдән 15 февральгә кадәр Татарстан Республикасында унберенче тапкыр «Ак халатлы фәрештәләр» масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы узачак. Фестивальне оештыручылар - Казан дәүләт медицина университеты, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе һәм «Таттехмедфарм» ДУП.

Фестивальнең төп максаты - булачак эш урынында медицина һөнәрләре белән танышу. Мондый алым чыннан да, актуаль булып тора. Мәктәп укучылары киләчәк белгечлек турында тулырак мәгълүмат ала һәм Казан дәүләт медицина университетының зур медицина берләшмәсенә юлның башы гына булуын аңлый. Узган елларда фестивальне уздыру тәҗрибәсе әлеге чараның потенциаль абитуриентларга һәм КДМУын тәмамлаучыларга ихтыяҗ булуын күрсәтте. Ел саен фестиваль кысаларында бик күп кызыклы чаралар уза, анда 3,5 меңнән дә ким булмаган кеше катнаша.

4 февральдә медицина турында хыялланган укучылар өчен Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәләре, шулай ук Казанның әйдәп баручы дәвалау һәм профилактика учреждениеләренең ишекләре ачык иде. Һәр факультет эш бирүчеләр белән берлектә үз белгечлекләрен тиешле практик базада тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев