Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уңыш җыйдыңмы? Сидерат чәчәргә вакыт

Бакчада күп кенә түтәлләр бушап калды. Алар киләсе елда да мул уңыш бирсен өчен нишләргә кирәк соң?

Биредә бакчачыларга сидератлар (яшел ашлама) ярдәмгә килә. Туфракның уңдырышлылыгы кимегәндә, бу яшелчә, җиләк-җимеш күләменә генә түгел, ә аның тәменә, сыйфатына да йогынты ясый. Аларның кайберләре хәтта ки вак һәм ачы булып үсәләр. Бу бигрәк тә бәрәңге түтәлләренә хас, чөнки күп бакчачы әлеге төр культураны еллар буена билгеле бер участокка утырта. Шул ук вакытта башка төр яшелчәләр бакча буенча «сәяхәт итеп», үзләренә кирәкле туклыклы матдәләр туплый. Культураларны чиратлаштырган очракта, туфрак өлешчә ял итәргә һәм тергезелергә өлгерә. Чәчү әйләнеше сакланмаган очракта җирнең туклыклыгы юкка чыга. Җитмәсә, еллар буена бер үк урында утыртылучы яшелчәләрдән җирдә корткыч бөҗәкләр һәм аларның личинкалары туплана, алар киләсе уңышка зыян салырга мөмкин. Боларны булдырмас өчен бакчачылар сидератлар утырта да инде.

Көзен нинди сидератлар чәчәргә соң? 

  • горчица, 
  • Сырт (сурепица) 
  • майлы торма (редька), 
  • борчак, 
  • кәрешкә (вика), 
  • Тукранбаш (клевер), 
  • фацелия, 
  • люцерна, 
  • тырнак гөл (календула), 
  • латын чәчәге (настурция), 
  • берьеллык райграс. 


Артык дымлы туфракка сараделла һәм люпинны чәчү кулай икән. Кайбер бакчачылар кышкы сидератлар сыйфатында арыш, солы һәм башка кыяклы культуралар да чәчәләр. Әмма бу төр культураларны чәчкәнче, ныклап уйлагыз, чөнки төп культура һәм аннан соң утыртылачак - сидерат бер үк гаиләдән булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев