Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

УЙЛАРЫМ

Уем белән әйләнәмен, Яшьлегем аланнарын.

Уем белән әйләнәмен,

Яшьлегем аланнарын.

Ак кәгазьгә язып куям,

Исемдә калганнарын.

 

Авыр еллар искә төшсә,

Яшьләнәдер күзләрем.

Сугыш чоры баласы мин,

Шуңа күрә түзгәнмен.

 

Япь-яшь көйгә ирләр белән,

Йөк тарттым, урман кистем.

Авыр диеп зарланмадым,

Физик эш эшләп үстем.

 

Кычыткан, үләннәр ашадык,

Нәрсә ашаса атлар.

Шуңа күрә яшибез бит,

Сиксәнгә җиткән картлар!

 

Мәрьям Ситдыйкова

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X