Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Утыз мең оттым!” дип уйлаган

Башкортстанлы бер ханым лоторей уйнарга хирыс булмаса да, берәр тапкыр акча отарга өмете булган.

Бу юлы да ул«Столото» мобиль кушымтасы аша гына билет алган.

Беркөнне аңа СМС килеп төшкән.

“Мин шунда ук кушымтага кердем. 30 санын күрдем дә, 30 мең отканмын дип, бәхетемә ышанмый, телефон экранын иремә күрсәтергә йөгердем. Ирем карады да, утыз мең түгел, ә миллионнар отуымны әйтте.

Моңа ышанырлык түгел иде. Шуңа күрә уенның трансляция язмасын карадык. Алып баручы бу уенда башкортстанлы отуын әйткәч, бәхетнең җиденче катына менеп киттем”.

Шулай итеп, яшь ханым үзенең 30 000 000 һәм өстәмә 150 сум акча отуын аңлаган. Миллионер ханым һөнәре буенча юрист.

Хәзер инде ул бу акчага күптән түгел спатып алган фатирына үзе телгәнчә фатирына дизайнерлык уйларын тормыфшка ашырып, үзе теләгәнчә ремонт ясата алачак.

Әйткәндәй, буш вакытларында аш-су әзерләргә ярата икән ул. Аның аш-су бүлмәсен, андагы интерьерны, савыт-сабаларының нинди буласын чама белән күз алдына китереп була...

 

Чыганак: «Өмет» гәзите | газета «Омет» Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев