Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уттан коткаручыларның тарихи эзеннән

100 ел элек 17 апрельдә совет янгын сагы төзелә.

Ветераннар үзләренең һөнәри бәйрәмен нәкъ шул көнне билгели. Дистәләгән хезмәт елларын  утлы фронтка багышлаган  совет чоры янгын сүндерүчеләре  янгын сагы көнен  һәрвакыт 17 апрельдә үткәрә.  Быел В.И.Ленинның 1918 елда янгын сагын торгызуга һәм үстерүгә  зур өлеш керткән «Утка каршы көрәш  дәүләт чараларын оештыру турында»гы Халык Комиссарлары Советы Декретына кул куйганга  100 ел тула.

Шул вакыттан утка каршы көрәшү буенча радикаль чаралар күрелә: бердәм янгын нормалары һәм кагыйдәләре эшләнә, дәүләт янгын күзәтчелеге аппараты төзелә, янгын эше фәне үзләштерелә, утка түземле  корылмалар булдырыла, югары квалификацияле кадрлар әзерләнә.
Яшел Үзәннең  «01 хезмәтен» совет янгын сагы  яшьтәше дип әйтергә була. Аның барлыкка килү тарихы 1895 елда  Паратск эшчеләр бистәсе оешуга барып тоташа. Беренче янгын сагы командалары 340нчы Паратск заводында, фанер заводында, Васильево  агач комбинатында, ПФМКда барлыкка килә.  Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда  янгын сагы структурасы  үзгәрә һәм камилләшә. 1961 елда 1нче  һөнәри  янгын сагы  отряды төзелә.  Аның җитәкчесе итеп Анатолий Евграфов билгеләнә, аннан соң ул Яшел Үзән ГРОВДның  дәүләт янгын күзәтчелеге  бүлегенең (ОГПН) беренче җитәкчесе була. 1969 елдан алып 1979 елга кадәр 1нче ОППОның җитәкчесе итеп Павел Афиногенов билгеләнә.  Ул эшләгәндә  янгын техникасы алмаштырыла, телефон элемтәсе барлыкка килә, янгын сүндерү автомобильләренә  рация­ләр куела. 1979 елдан алып 1983 елга кадәр ОГПНга Петр Михайлов җитәкчелек итә. Бу вакытта шәһәр янгын сагы  командасы  Чайковский урамындагы  янгын депосы  заманча бинасына күченә.
Яшел Үзәндә шәһәр һәм завод  янгын сүндерү частьләрен берләштергән янгынга каршы хезмәтнең 8нче отряды  барлыкка килә. 8нче отрядның беренче җитәкчесе – Юрий Тарасов. Башта бу отрядка 3 бүлекчә генә кергән булса, хәзер ул 13 янгын-коткару  частен берләштереп, шәхси составы 684 кешедән һәм 65 техник берәмлектән тора. 2000 елдан  бу «армия»не Зөфәр Хәлиуллин җитәкли. Аның «янгын» стажы 43 ел тәшкил итә.

Акыллы, көчле һәм кыю кешеләр  бу авыр хезмәтне алып бара, көн саен утка каршы көрәшә, кешеләрне коткара.  Ветераннар да шул юлны узган.  Яшел Үзән янгын сагы төзелүнең беренче көненнән үк монда һөнәр осталары, лаеклы кешеләр хезмәт куйган. Алар сугыштан соңгы катлаулы  елларны күргән, 1950-1970 елларда  янгын сүндерү эшен күтәргән, 1990 елларда  авыр үзгәртеп кору  елларында  данлыклы традицияләрне саклап калган. Василий Чернов, Ногъман Миңнеханов, Валентин Оборкин, Виктор Лачугин, Павел Феоктистов, Виктор Александров, Марат Ногъманов, Олег Морозов, Рамил Гайнетдинов... – болар әле  Яшел Үзән янгын сагы эшенә  зур өлеш керткән исемнәрнең бер өлеше генә. Аларның тәҗрибәсе хәзер дә янгын сагының  нигезен тәшкил итә.
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны җитәкчелеге  бөтен ветераннарны  һөнәри бәйрәм һәм Совет янгын сагы хезмәтенең 100 еллыгы  белән котлый, гарнизонның шәхси составына  авыр хезмәтләрендә  уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете тели. Бәйрәм белән!

Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск 8 отряд фпс по рт 100 летие советской пожарной охраны служба 01 ветераны-огнеборцы огненный фронт Зеленодольский пожарно-спасательный гарнизон

2
X