Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Утны үзенә каратып, иптәшләрен үлемнән коткарган

Кулыма «Ярыш» газетасының 1961 елның 21 июнендә чыккан номеры эләкте. Саргаеп беткән газета битеннән япь-яшь егет карап тора.

Язманың исеме «Сугышта да, тылда да сынатмый» дип атала. Карашәм авылында яшәүче мәктәп директоры, Бөек Ватан сугышының утын-суын кичкән разведчик Габбас Сираҗиев турында иде ул язма.

Дәһшәтле сугышның бер эпизоды - разведчикларның ничек «тел» алып кайтулары турында кыска гына, әмма шактый кызыклы материал.
Разведгруппа чираттагы юлга кузгала. Фронтның алгы сызыгыннан уңышлы гына үтәләр дә билгеләнгән урынга килеп җиткәч, берничә төркем булып аерылалар. Габбас төркеме - Харьков өлкәсенең Чугуев авылында. Матур гына бер йорт капка төбендә немец сакчысын юкка чыгаргач, Габбас өй эченә кереп китә. Штабтан килделәр дип белеп, немец офицеры келәне ача...
«Тел»нең менә дигәне кулга эләкте. Разведчиклар аның башына капчык кидерделәр һәм юлга чыктылар.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 32нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев