Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урысбага мәктәбендә – юбилей

Һәркем өчен укып чыккан белем йорты иң якыны, иң газизе.

Инде аны тәмамлаганга дистә еллар үтсә дә, олыгаеп чәчләргә чал төшсә дә, туган мәктәп, аеруча укытучылар, күңел түрендә. Кем генә булсалар да, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәләр дә, балачак, яшүсмер еллары онытырлык түгел. Әле менә Түбән урысбага төп гомум белем бирү мәктәбенең (яңа бинасының) 40 еллык юбилее хакында хәбәр таралгач та, күпләр туган авылына ашкынып кайтты.

– Кеше өчен иң изге сүзләр – әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә гомере буе һәрчак янәшә барачак. Кая гына яшәсәк тә, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз, – дип бәйрәмне ачып җибәрде алып баручы, тарих һәм биология укытучысы Әлфия Хәлиуллина.
Түбән Урысбага мәктәбе үзенең укучылары белән, чын мәгънәсендә, горурлана. Аеруча яшәсен, ябылмасын иде дип тырышучы Равил Гариповны бәйрәмнең башында ук якын итеп искә алдылар. Җитди сәбәпләр аркасында үзе кайта алмаса да, ул изге гамәлләре белән авылдашларын гел сөендереп тора. Бинаның түбәсе тулысы белән алмаштырылган, спорт залы яңартылган, инвентарьлар кайтарылган, пластик тәрәзәләр булгач, кышын җылыга рәхәтләнгәннәр. Мондый иганәче турында кайсы мәктәп коллективы хыялланмый икән ул?!
Бүгенге көндә Урысбага 9 еллык мәктәбендә 
19 балага 8 укытучы белем бирә. Юбилей тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева коллегаларын, кунакларны бәйрәм белән котлап, район башлыгы исеменнән директор Гөлнара Габделхәкимовага Мактау кәгазе, ә барлык мөгаллимнәргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
 

Тулырак язманы газетаның җомга саныннан укырга мөмкин (№22).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Залны эчләре катканчы көлдергән бию ансамбле

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәйдәр, Әфарин! Машинаңны җибәргән булсаң мин дә барган булыр идем. Белмәдем. Рәхмәт "Чакыруыңа" Мине Урысбагадан 7 ел буена килеп алалар иде. Күпме гомерем, күпме борчылуларым, күпме акчалата ярдәмнәрем Урысбага ягына икәнне бер АЛЛАҺЫМ белә? Кечкенә хатаңны төзәтергә теләвемне КЕШЕләрчә кабул итсәң иде. Мин бары тик яхшылык, матурлык кына телим. 40 еллыкны юбилей итеп бәйрәм итмиләр, башкаларга да белеп тору кирәктер минемчә. Татарларда һәм төрки халыкларда элек-электән үк билгеле таләп! Әйтмәсәм дә була, әмма ярамый.

    2
    X