Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урыны элеккеге, эчтәлеге – заманча

Моннан күп еллар элек яшел үзәнлеләрнең яратып йөри торган урыны – «Родина» мәдәният сарае янындагы аттракционнар паркы яңартылды.

Әти-әниләребезнең абый белән мине «Родина» мәдәният сарае янындагы (хәзер «Музыка театры») паркка бәйрәм саен алып баруларын балачагымның матур бер хатирәсе итеп искә алам.

Күзәтү тәгәрмәче генә дә ни тора иде бит! Ул чактагы пломбир туңдырманың тәме әле дә авызымда тоям шикелле. Кемнең ничек түземле булуын төрле атынгычларда сыный идек. Берникадәр вакыттан соң, әлеге урын ватык самолетлар, машиналар, кеше буе үскән үләннәре белән авариядән соңгы Припять шәһәрен хәтерләтте.

– Бу бит «иске» шәһәрнең үзәге, –дип үзләренең канәгатьсезлеген белдерде яшел үзәнлеләр, – балалар белән әти-әниләргә барыр җир юк. Балаларга, яшүсмерләргә, пенсия яшендәгеләргә буш вакытларын уздыру өчен урын кирәк. Ә мондагы паркта хәтта асфальт юлны да мүк каплаган!

Алга таба, халык фикерен, тәкъдимнәрен ишетү буенча, җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Ә дизайнерлар һәммәсен карандаш очларына чорнап куйды. Шуннан реконструкциянең беренче этабы башланды.

– Беренче этап 2018 елда узды һәм аңа 80 млн 941 мең сум сарыф ителде. Һәм мондый күләмле эшне тормышка ашыру бары тик республика программасы ярдәмендә (иҗтимагый киңлекләрне үстерү чараларын тормышка ашыру кысаларында) генә башкарылды, – дип аңлата Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әмир Нурмөхәммәтов.

Бу этапка тротуарлар салу, агач-куаклар утырту, амфитеатрлы мәйдан төзү, яктырту, авыру агачларны кисү һәм башка эшләр кертелгән.
2019 елда да республика ярдәме белән паркны реконструкцияләүнең икенче этабы гамәлгә ашырыла, аңа 100 млн сум акча бүлеп бирелә.

– Программаны гамәлгә ашыруның икенче чиратында агачтан юллар түшәлде, брусчатка, бетон юллар җәелде, газоннар, чәчәк түтәлләре барлыкка килде һәм башка бик күп нәрсәләр башкарылды, – дип сөйли Әмир Нурмөхәммәтов.

Ә нәтиҗәсе искиткеч булган бит, җәмәгать! Бу сүзне курыкмыйча әй тә алам, шәһәребез һәм райо ныбызның барлык категория гражданнары өчен иң яхшы ял итү паркы, дип уйлыйм. Балалар төрле урыннарда уйнаганда, яшь әниләр спорт мәйданчыкларында шөгыльләнә ала, хөрмәтле өлкән яшьтәге яшел үзәнле ләр яшеллек белән хозурланырга яки шахмат уйнарга мөмкин. Сүз уңаеннан, шәһәр халкы һәм Яшел Үзән кунаклары өчен парк терри ториясендә бушлай бәдрәф эшли. Шәһәр җитәкчелегенә һәм Коммуналь хуҗалыкка зур рәхмәт әйтәсе килә, үзе вак-төяк нәрсә кебек тә, әм ма бик кирәкле. Кыстала башласаң, кая барырга белмәссең...

Минем кызым биредә үзе өчен шөгыль тапты – шул ук паркта урнашкан амфитеатр сәхнәсендә көчле алкышлар астында җырлады, ә без әти-әниләре бу вакытта чиксез горур һәм бәхетле идек.

Яңартылган паркта булырга өлгермәгәнсез икән, һичшиксез, барып күрегез әле. Үз фикерләрегезне, теләкләрегезне дә җиткер сәгез, шат булыр идек. 5-68-03 телефоны буенча шалтыратыгыз, сезнең фикерегез безнең өчен бик тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев