Уртача хезмәт хакының күләме - 32062 сум
Казанның эре һәм урта предприятиеләре һәм оешмаларының уртача бирелә торган хезмәт хакы 2015 елның гыйнвар-апрель айларында 32062 сумны тәшкил иткән.
Әлеге күрсәткеч 2014 елның гыйнвар-апреле белән чагыштырганда 6,1%-ка үскән.
Казан шәһәренең Дәүләт статистикасы бүлеге хәбәр иткәнчә, казанлыларның 2015 елның гыйнвар-апрель айлары өчен алган реаль хезмәт хаклары (кулланучылар бәясе индексын исәпкә алып хисапланган) 2014 елның шушы чорына карата 93,7%-ны тәшкил иткән.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев