Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урмановлар династиясе дәвамчысы

Полиция майоры Дамир Урманов – Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенең өлкән оперуполномоченные.

Дамир – Эчке эшләр министрлыгының өченче буын хезмәткәре. Династияне нигезләүче бабасы Әхмәт Исхак улын ул исән килеш күрмәгән, кызганычка, ЮХИДИ капитаны 1975 елда үз бурычын үтәгәндә һәлак була.  Дамирның әтисе – Ильяс Әхмәт улы  үз әтисе эзләреннән китеп, 18 ел Үзбәкстан Республикасының дәүләт автоинспекциясендә эшли. Ул вакытта Урмановлар гаиләсе  Шахрисабз шәһәрендә яши. 2004 елда Дамир урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, гаилә үзенең күптәнге – Яшел Үзәнгә күченеп кайту хыялын тормышка ашыра. Дамир гаилә традициясен дәвам итеп, Казан юридик институтының түләүле бүлегенә укырга керә. Ике ел  укыганнан соң, аны,  яхшы укыган өчен, «бюджетка» күчерәләр. Ә соңгы курсларда аны Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсенә стажировкага җибәрәләр. 2006 елда, диплом яклап, ОБЭПка кире кайта һәм шуннан бирле органнарда 12 ел эшли.
2011 елдан бирле  Дамир Ильяс улы эшләгән бүлекчә иктисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге дип атала. Аларга эшләргә туры килгән җинаятьчеләр – грамоталы, квалификацияле һәм ушлы кешеләр. Аларның җинаять эшчәнлеге нәтиҗәсе күп вакыт бик яшертен була. Шулай да «бау никадәр генә үрелмәсен», аның очы барыбер була. 2013 елның маенда  ЭБиПК хезмәткәрләре шәһәр дәвалау учреждениеләренең берсендә эшләгән җитәкчене җинаять җаваплылыгына тарта. Ул әнисе психиатрия стационарында яткан хатынга инвалидык группасын үзгәртергә тәкъдим итә. Пенсионер хатынның дәваханәдә яткан һәр ай өчен 5әр мең сум акча сорый. Авыру хатынның кызы өч ай дәвамында  әйтелгән сумманы җитәкчегә  биреп бара. 2013 елның июлендә җитәкче Казанга ВТЭКка документлар әзерләргә кирәклеген белдерә, әмма моның өчен күп документлар тутырырга кирәклеген дә, әлбәттә,  алар өчен тагын акча кирәк булачагын искәртә.  Хатын тагын ризалаша. Шулардан соң,  аның әнисенә  инвалидлык бирелә. Ике елдан соң – 2015 елның мартында инвалид-пенсионеркага  тагын стационарга кереп ятарга кирәк була.  Кызы тагын ЗПНДга мөрәҗәгать итә. Аңа вазифадагы зат: «Була, әмма бары тик акчага гына»,  – дип әйтә.  Бу юлы хатын 8 мең сумын түли. Озакламый бу ришвәтчелек факты икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренә мәгълүм була. Бүлек мөдире чираттагы тапкыр акча алганда тотыла.  Суд, җитәкчене гаепле дип танып,  аны 3 елга табиблыктан мәхрүм итә һәм  дәүләт файдасына 35 мең сум штраф түләүне билгели.
Урманов сүзләренә караганда,  аларга 3 миллион сум күләмендә ашамлыклар урлаган  зур үзәк хезмәткәрләреннән торган төркем эшчәнлеген дә ачыкларга туры килгән.
Җир участокларына бәйле процедураларда да  коррупция очраклары еш була. 2014 елда суд  бер авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесенә карар чыгара. ЭБиПК хезмәткәрләре ачыклавынча,  бу җитәкче 2042 квадрат метр мәйдандагы җир участогына  фиктив документ бирә. Нәтиҗәдә  Яшел Үзән муниципаль районына 566 мең сум зыян килә. Җитәкче 3 ел дәвамында  җитәкче вазифасын үтәү хокукыннан мәхрүм ителеп,  3 елга шартлы җәза бирелә.
Майор Урмановка  төрле өлкәләрдә булган җинаятьләрне ачарга туры килә. Дамир Ильяс улын һәм аның хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз, аларга хезмәтләрендә уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек телибез!

Лилиана Славкина.

Автор  фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X