Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урманда ничек югалмаска: киңәшләр

Татарстанда гөмбә чоры. Халык, кәрҗин-кәрҗин майлы гөмбә, каен гөмбәсе, ак гөмбә җыеп кайтырга ниятләп, урманга юнәлә.

Тик күбесе, урманда калып адашуның бик җиңел һәм ничек куркыныч икәнлеген уйлап та карамый. Соңгы ике атна эчендә генә дә Яшел Үзән урманнарында 4 кеше югалган. Статистика мәгълүматлары буенча, еш кына өлкән кешеләр югала.

Үзегезне мондый күңелсез хәлләрдән алдан ук саклау өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән берничә киңәшкә колак салыгыз:
-урманга үзегез генә чыкмагыз;
-туганнарыгызга кая баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итегез;
-телефоныгызның зарядкасы булсын;
-үзегез белән пычак, компас, сыбызгы, шырпы, фонарь, термос белән чәй алырга онытмагыз;
-хәтер югалу кебек авырулар белән чирли торган өлкәннәрне үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез;
-ачык төстәге кием киегез;
-урманга кергәнче юлның, елганың, кояшның кайсы якта булуын исегездә калдырыгыз.

Исегездә тотыгыз! Урманда адашкансыз икән, кесә телефоныннан бердәм “112” номерына шалтыратып ярдәмгә чакырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев