Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урманчылык мәктәбе, янгынга каршы буразналар һәм урман торгызу эшләре: Михаил Афанасьев Яшел Үзән урманчылыгында булды

Урманчылык җитәкчесе Наил Абдуллин белән бергә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 ведомство территориясен, питомникны һәм янгынга каршы буразна ертымнарын карадылар.

- Безнең, алар үсентеләр үстерә алсын, урман белеме серләрен, табигатьне хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәнсен өчен балалар урманчылык мәктәбен булдыру планы бар, - дип билгеләп үтте Наил Зөфәр улы.

Район башлыгы идеяне хуплады, үсеп килүче буын белән эшләү районда өстенлекле юнәлешләрнең берсе һәм урманчылык мәктәбен булдыру гына түгел, ә яхшы тематик үзәкне булдыру табигатьне саклау өлкәсен үстерүнең яңа ноктасы булачак, дип билгеләп үтте.

Функциональ үзәкләрнең берсе - «Татарстан Республикасы урманын яклау үзәге» дәүләт урман хуҗалыгы агентлыгы филиалы. Михаил Афанасьев филиал эшчәнлеге белән танышты, коллективның эшен югары бәяләде.


- Монда иң яхшы белгечләр җыелган, алар ихлас күңелдән яраткан эше белән шөгыльләнә. Мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрне кисәтү, чәчү материалы сыйфатын тикшерү, чимал әзерләү, урманны корткычлардан саклау, яшел утыртмаларны карау - болар һәм башка бик күп нәрсәләр безнең карамакта, - диде Наил Зөфәр улы.


Быел урманчылык территориясендә 6 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, урман культураларын агротехник яктан карап тору - 132 га (100%), урман культураларын тулыландыру - 30 га (100%), базис урман питомнигында орлыклар чәчү - 0,57 га (143%) башкарылды. Шулай ук 10,95 кг ылыслы токым орлыгы (4%) әзерләнгән.


Күзәтү барышында Татарстан урманнарын ут таралудан саклау өчен ясалган янгынга каршы буразна-ертымнарны карадылар. Шулай ук елына миллион ылыслы үсенте үстерелә торган уникаль питомникта да булдылар. Быел урман торгызу программасы буенча 6 мең гектар җир утыртылды, киләсе елда 14 гектар чамасы урман утырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев