Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урманчылар социаль челтәрләрдәге санкцияләнмәгән чүплекләр турындагы язмаларга җавап бирде

"Маяк" спорт комплексыннан ерак түгел генә урман-парк зонасында шәһәр халкы чүп-чарны санкцияләнмәгән складлау урынына тап булган. Видео социаль челтәрләрдә басылып чыкты һәм яшел үзәнлеләрне битараф калдырмады.

- Безнең ведомство хезмәткәрләре даими рәвештә урманчылык территориясен тикшерә, шулай ук, без социаль челтәрләрне дә күзәтеп барабыз. Бу участокта эшләр башкарылды инде, бөтен чүп-чар чыгарылды, - дип сөйләде Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе Наил Абдуллин.

Табигатькә салкын мөнәсәбәтнең тагын бер очрагы, шулай ук, халыкның ачуын китерде.

- Күрше Марий Эл Республикасы утравында ял итүче кешеләрне нишләтергә, ә?! Ял итеп алганнан соң, бөтен чүп-чарларын Загородная районындагы урманга ташыйлар! - дип яза "Урман санитарлары" хәрәкәтен оештыручы Алексей Туганов. Ул үз кул астындагылар белән җирле урман массивында вахта тота.

Сигнал Яшел Үзән урманчылары тарафыннан кабул ителде.
Чүпне юк иттеләр.
Хәер, шәһәр халкы, яшел үзәнлеләр арасында да чүп-чарын контейнерларга кадәр илтеп җиткермәүчеләр дә җитәрлек, диләр, аны урманда, елга ярлары буенда, паркларда калдыралар. Шәһәр кешеләренә мөрәҗәгать итеп, туган шәһәребезгә сакчыл карасак иде, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев