Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урман түзә, сез дә түзегез

Мәкаләне яза башлагач, кечкенә чакта укыган шигырьдәге әлеге юллар искә төште (авторы истә калмаган, гафу). Эчтәлеге түбәндәгечә: кешеләрнең урманда ни теләсә шуны кылануларыннан, агачларны кисү-сындыруларыннан, артларыннан «дуңгыз оясы» калдыруларыннан гаҗиз булган, туйган аю шәһәргә килеп үзен нәкъ шул тәрбиясезләр кебек тота. Ә кешеләрнең моңа исе китә, нигә болай тәртипсезләнәсең, диләр. «Урман түзә, сез дә түзегез!» – дип җавап бирә аю.

Яшел Үзән урманчылыгыннан, быел май аеннан башлап бары тик шәһәр тирәсендәге урманнардан гына да 35 кубометр көнкүреш калдыклары җыелуы турындагы мәгълүматны ишеткәч, безгә дә шундый берничә аю кирәк, дигән фикер йөгереп узды. Чынлап та, уйлап карасаң, нигә дип әле кемдер ..кларга, ә кемнәрдер аның артын сөртергә тиеш?! Һәр гаиләдә андый тәрбия «гаршуктан» торгач ук сеңдерелмимени?!  
– Тирә юнебездә яшеллекнең күп булуы әйбәт, яшел үзәнлеләр табигать кочагында ял итәргә ярата, зур сумкаларга төянеп урманга бара, әмма, ни кызганыч, артларыннан җыеп китәргә куллары һәм үзаңнары җитешеп бетми, – ди, Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Дамир Закиров. – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, шулай ук, «Волонтерлар елы»н уздыру кысаларында һәм урманга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 8-14 сентябрьдә Татарстанда «Урман атналыгы – 2018» табигатьне саклау акциясе игълан ителгән иде. Шул уңайдан «Маяк» спорт комплексы янындагы урманны чүп-чардан арындырырга урманчыларга ярдәмгә спорт комплексы хезмәткәрләре, Карпов исемендәге һәм 14нче  лицей укучылары да кушылды. Акция кысаларында 3,5 гектар мәйданда урман фонды тирәлеге чистартылды.
Узган атнада, шәһәребезгә орынып торган участокта, урманчылык тирәсендә генә юклы-барлы ярты сәгать арасында бер олау калдыклар җыеп алынды. Базасы безнең шәһәрдә булган, Татарстанда бердәнбер «Урманны саклау үзәге» вәкилләре оештырган өмә иде ул. Шул чара кысаларында,  җирләр кардан арчылган көннән алып, тирә юнебезне аунап яткан калдыклардан, чүп-чардан даими арындыру эшләрендә актив катнашкан «Загородный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты һәм урман символы мәче башлы ябалак сыны  белән бүләкләнде. Экология өчен шулай җан атып йөрүчеләр булганда, бәлки әле чүп өеме астында калмабыз, дигән өмет бар. Ә чынлыкта чаң  кагарлык. Җир шарының үпкәләре булып торган урманнарыбыз кызганыч хәлдә. Киселгән күләмдә агач утыртылмаганын һәрберебез аңлый. Шул мәсьәләне хет бер адымга булса да яхшы якка үзгәртү өчен хәтта «Урман утырту көне» билгеләнә. Безнең районда ул, һава торыш­ларының коры торуы сәбәпле, сентябрь уртасыннан октябрь башына (06.10.18) күчерелде. Урман фондында 1,5 мең агач утыртылачак. Районыбызда яшәүче кулына көрәк тотарга сәләтле һәр кеше бер генә агач утыртса да, Яшел Үзәнебез тагын да яшәрер иде. Үзебезгә файда китерерлек әлеге акциядән читтә калмыйча, кеше булуыбызны раслыйк, җәмәгать.          

Сүз уңаеннан шуны да әйтик, 16 сентябрьдә илебездә Урман хезмәткәрләре һәм урман эшкәртү сәнәгате көнен билгеләде. Без аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, исәнлек-саулык һәм бүгенге заманда аеруча кирәкле дә, мөһим дә эшләрендә уңышлар телибез.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X