Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урман тарта үзенә, җиләге төшләргә керә

Күңелемдәгесен әйтәм

??Җәен җиләк җыю чоры бик кыска була. Иң матур вакыт инде ул. Шуны кулдан ычкындырмыйча урман байлыгын җыеп кала алсаң, кыен булса да, үзеңдә ел буенча җитәрлек канәгатьләнү аласың. Җир җиләге ниндидер көч һәм энергия бирә кебек сиңа. Быел мин үзем җиләккә әле бара алмадым. Иптәш юк. Ә элекке еллар онытылмый, бер мизгел булып кына хәтердә калган.

??Кайнана, кодагыйлар белән иртән таң белән торып электричкага утырып Свияжскига кадәр, аннан маршрут автобусына утырып бара идек, төшкәч тә әллә нихәтле ара җәяүләп барасы. Кояш астында ашыга-ашыга чиләгеңне тутырасың да көндезге автобуска өлгерергә кирәк, чөнки бик сирәк йөри, Чувашиянеке иде бугай. Телеңне асылындырып кайтып кергәч, икенче зур эш – җиләк эшкәртү башлана. Әмма икенче көнне тагын шул составта чыгып китәсең. Урман тарта үзенә, җиләге төшләргә керә. Шундый михнәтләр белән йөрсәк тә, бик сагындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев