Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урлыйлар, алдыйлар

Узган гасырның 90нчы елларында, җинаятьчелек чәчәк аткан вакытта, СССР чорындагы үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган кибетләр – гастрономнар үзгәртеп корылган иде. 2000 елларда алар янәдән сәүдә итәргә тотынды.

Кибетләргә керәсең, кирәкле товарны үзең сайлыйсың, саклану срок ларын тикшерәсең. Әмма мондый «рәхәтлек»не үз файдаларына кулланучылар да бар. «Озын куллылар» ишәйгәне эчке эшләр бүлеге сводкаларында ачык чагыла. 
Яшел Үзәннең Заикин урамындагы зур сәүдә ноктасының берсендә кассир сүзләре колагыма керде: «Урлыйлар. Сак хезмәте кыскартылды. Шушы зур залда ике кассир гына эшлибез». 
Чынлап та, элегрәк сак хезмәте бар иде монда. Алар каракларны сагайт мый калмагандыр. Кием-салымга щиплар куеп булса, азык-төлеккә андый саклагычлар бармый шул. 
Узган атнада, мәсәлән, эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы кибетнең сәүдә залыннан, беркайда эшләмәүче 29 яшьлек ир-егет, бер шешә аракы урлаган. Ярый, бу очракта каракны тотканнар. Ә тотылмаганнары күпме? Яшел Үзәннең Заикин урамындагы кибеттән 2 шешә коньяк урланган. Королев урамындагы сәүдә ноктасыннан коньяк белән виски һәм шуларга кушып бокалларын да чәлдергәннәр. Шулай ук, Заикин, Комсомольская урамнарындагы кибетләрдә дә шактый гына товар юкка чыккан. Бәйрәм чорында карак ларны күбрәк спиртлы эчемлекләр кызыктырган. Башка вакытларда алар сабын, шампунь, ислемай ишеләрне дә бик оста итеп түләми генә алып чыга. Тик менә видеокамераларда аларның сурәте калмагандыр, дип әйтеп булмый. 
Мошенникларга килгәндә, алары да җитәрлек хәзер. Ялганчылар кибеттә түгел, социаль челтәрдә «эшли». 4 гыйнварда Василье вода яшәүче 20 яшьлек егеткә, шундый популяр челтәрләрнең берсендә, танышы исеменнән берәү финанс ярдәме күрсәтергә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, егет тугыз меңеннән колак каккан.
43 яшьлек васильеволы интернет кибеткә яхшы маркадагы телефонга заказ биргән. Әмма, почта аша аңа бөтенләй икенче маркадагы арзанлы телефон җибәргәннәр. Бу кешегә 7490 сумлык зыян китерелгән.
63 яшьлек яшел үзәнлене дә алдаганнар. Нәтиҗәдә, аның банк картасыннан 32 мең сум акчасы мошенниклар кулына шома гына күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев