Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урлый һәм тотыла

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 30 яшьлек ир-атка карата гаепләү карарын раслаган һәм РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче бүлегендәге «а» пунктында каралган җинаять кылуда, ягъни торакка законсыз үтеп кереп, чит кеше милкен яшерен урлауда гаепләү эшен судка юллаган.

Тикшерү фаразлаганча, гаепләнүче 2019 елның 26 апрелендә, көндезге вакытта исерек килеш, кыйммәтле милекне урлау максаты белән, Васильево ның Гоголь урамына ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды карамагындагы йорт фатирына килә.
– Ул җинаятьчел ниятен тормышка ашыру максаты белән төрле җайланмалар кулланып фатирның ишеген ачып кереп, аннан «Торак компаниясе» ҖЧҖ карамагындагы смесительләр урлап чыга, – дип ачык лык кертә бу эшкә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуарт Миңнегалиев. – Әлеге җинаятьчел гамәл нәтиҗәсендә торак компаниясенә 2500 сумлык зыян китерелә.
Ир үз гаебен тулысынча таныган, суд карары чыкканчы ул читкә беркая да китә алмаячак.
Нияте изге булмаган шул, җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев