Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урланган яшьлек

Күпне күргән, күпне кичергән дәү әнием Мөнирә Әдиятуллина IV сыйныфны тәмамлаганнан соң ук кырчылыкка эшкә чыга. Туган ягыбызның гүзәллеге, матурлыгы яшь кызда куәт, эшләргә дәрт, яңа эшләргә көч бирә. 16-17 яшьлек кызларның да күңелләрендә мәхәббәт хисләре тамыр җәя.

1941 елның 22 июне. Нәкъ менә шундый матурлыкны, яшь кызларның уй-хыялларын челпәрәмә китереп, дәһшәтле сугыш башлана. Кеше табигатенә туры килми торган бу вакыйга халкыбыз һәм ил тормышына зур үзгәрешләр кертә. Унҗиде яшьлек дәү әниемә үзенең яшь кыз булуын онытырга туры килә. Авылдагы хатын-кызлар белән аны да кул пычкысы белән урман кисәргә җибәрәләр. «Пычкыбыз үтми. Куелган норманы үтәмәсәң, икмәк бирелми. Иртәнге өчтә учак янына җыеп тиргиләр иде», - дип искә төшерә ул.
Фашистлар Мәскәүгә якынлашканда, 1941 елның кышкы чатнама салкынында дәү әниемне дә Чирмешәнгә окоп казырга җибәрәләр. Дәү әниемнең ике бите дә өши, башына бәйләргә -юка гына шәл, аякта - чабата.
Үз җире, үз туфрагы һәм иреге өчен намуслы хезмәтләре белән яшь кызлар да Җиңүгә үз өлеш­ләрен кертә.
Берсендә дәү әниемне атлар карарга куялар. «Ашатырга юк, атлар күтәрәмгә кала. Атларны төнгә аркан белән асып куя идек», - дип искә ала ул. Әгәр берәр ат үлсә, идарәгә сорау алырга чакырганнар.
Ул еллардагы юклык, ачлык кырдан өшегән бәрәңге (липушка) җыеп ашарга мәҗбүр иткән. «Липушка»га багышлап җырлар да чыгарганнар.
Липушкадан хат килгән:
Язга тишеләм, дигән.
Аллаһ боерса, исән булсам,
Ачтан үтермәм, дигән
.

Рәмзия Заһидуллина.
Күгәй

Язманың тулырак вариантын газетаның 59нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев