Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

УРАЗАНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕНДӘ БАШ НИК АВЫРТА

Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела.

Сәбәбе бик гади: кан тамырлары кысылмаган була, шәйтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шәйтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя. 

Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә: 

  • беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте; 
  • икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы; 
  • өченче ун көне – уттан котылу көннәре. 

Боларны өмет итеп тырышучы кеше - «мөхсин», ягъни ихласлы кешедер. 
Әйе, Аллаһы Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас. 

Рамазанга әзерләнергә бик аз вакыт калып бара. Сез әзерләнәсезме?

Чыганак: ("Дин вә мәгыйшәт")
догалыйорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев