Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Унике авариядә исерекләр сәбәпче

2019 елның 8 аенда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше һәлак булган, 16 кеше яраланган.


Шуңа бәйле рәвештә, 14 сентябрьдә, гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатында, Васильево бистәсенең Мәктәп һәм К.Маркс урамнарында юл-патруль хезмәте төркеме машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәргән.
Тикшерү барышында, исерек килеш руль артына утырган 2 кеше ачыкланган.

Инспекторлар барлык гражданнарны да битараф калмаска һәм юлда үзләрен дөрес тотмаган, руль артына исерек хәлдә утырган машина йөртүчеләр турында кесә телефоныннан 112 номеры буенча полициягә яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенә 4-47-04 номеры аша хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев