Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уңайсыз булды бик

Кызлар, үзем белән булган бер кызык та, уңайсыз да булган хәл турында сөйлим әле.

Мин мәктәптә башлан­гыч сыйныфларны укытам һәм педагогик эшчәнлегемне дип әйтик инде, өч ел элек башладым.

Уку елы башында барлык укытучылар да үзләренең укыту планын раслый. Һәрвакыттагыча, план буенча билгеләнгән ачык дәрес үткәрергә булдым. Аның алдыннан бик тә дулкынландым, ике көн һәм төн дәвамында сценариен төзедем. Нәтиҗәдә, әкият сюжетына корылган менә дигән дәрес картинасы килеп чык­ты. Барлык материалларны әзерләдем. Кечкенә балаларны кызыксындыру бик авыр, шуңа күрә дәрескә бик яхшылап әзерләнергә кирәк.

Менә ул көн килеп җитте.

Ачык дәресне карарга һәм бәяләргә беләсез инде кемнәр кергәнен. Мин дә балаларны утыртып, башларга авызымны гына ачкан идем, класска өч бик җитди хатын-кыз кереп, арткы парталарга барып утырды. Мин башладым:

– Хәерле иртә, балалар! Мин бүгенге дәрескә кызык­лы әйберләр әзерләдем һәм алар сезгә ошаячак. Игътибар! Дәресебезгә мин өч маймылны чакырдым!

Кулымны сумкага тыгып, өч йомшак уенчык тартып чыгардым. Әкрен генә башымны күтәрсәм, укучыларымның барысы да артка борылган һәм дәрес башында кереп утырган өч хатынга карап тора. Шул мизгелдә мин ниш­ләргә дә белмәдем, игътибарны үземә алу өчен маймылларның берсен күтәреп, ул булып җырлап җибәрергә туры килде.
Дәрес уңышлы булды, аттестацияне уздым. Әмма, беләсезме, шундый уңайсыз хәлгә беркайчан да калганым юк иде. Хәзер кызык итеп искә алам инде, ул вакытта директор һәм ике завуч алдында кызарынып-бүртенеп торган идем. Гомумән, мәктәптә күп инде ул шундый курьезный хәлләр, тагын шулай язып җибәрермен әле, күңелгә килгәндә.

Сәлам белән, Г.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев