Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф салганнар

Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәргән.

Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф салганнар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре такси йөртүчеләр гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәргән.

Операция вакытында инспекторлар таксистларның кешеләрне ташуга рөхсәте, Россия машина йөртү таныклыгы, юл битләре бармы-юкмы икәнлеген, шулай ук автомобильнең техник торышын тикшергән.

Күрсәтелгән ун көн эчендә 6 меңгә якын җиңел такси тикшерелеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен таксистларга 1,5 меңнән артык штраф салынган. Моннан тыш, 5 очракта таксистлар исерек булган, 6сының машина йөртү хокукы булмаган, шулай ук пассажирларны йөртү буенча тиешле рөхсәте булмаган 47 очрак ачыкланган.

Моннан тыш, тикшерелгән 95 машинаның техник яктан төзек булмавы ачыкланган, аларның 14енең руль һәм тормозларга бәйле проблемалары булган.

Таксистлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау эше дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

68

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X