Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Улым яшәргә бирми, кул да күтәрә. Ничек фатирдан чыгарырга аны?

Балаларым теркәлгән фатирның милек хуҗасы – мин.

Олы улым белән проблема. Аңа 31 яшь, торак өчен беркай­чан бер тиен түләгәне юк. Ике тапкыр төрмәдә утырып чыкты, хәзер гаиләгә тыныч яшәргә бирми. Балаларны һәм мине кыйный. Боларның барысын да исбатларга дәлилләрем бар. Мин (милекнең бердәнбер хуҗасы) аны суд аша пропискадан төшерә аламмы?
Газета укучы.
РФ Гражданлык кодексының 288нче маддәсе нигезендә, милек хуҗасы  үзенең фатирына карата  билгеләнгән хокукларыннан тулысы белән файдалана ала. Ә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән зат, төрмәдә утыру дәверендә торакка хокукын югалтмый. Анда яшәмәве мәҗбүри санала һәм аның теләгеннән тормый. Сез, улыгызның әлеге фатирда яшәү хокукын югалтуы турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә аласыз.
Суд түбәндәгеләрне расласа гына, улыгызның чынлап та хокукы юкка чыгуын таныячак:

аның җәмгыятькә каршы тормыш рәвеше алып баруын;
берничә тапкыр хөкемгә тартылуын;
фатирда яшәргә ниятләмәвен;
фатирга бернинди дә чыгымнар тотмавын;
милектән файдалануга киртәләр булмавын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев