Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ульяновскида коллекторлар тарафыннан ике яшьлек бала яндырып үтерелә язганнан соң, аларга карата "ау" башланды

Ульяновскида коллекторлар тарафыннан кылынган җинаять күп кенә бурычлыларның төн йокысын алгандыр. 4 меңлек бурычын 24 мең итеп түләгән пенсионерны алар тынгылыкта калдырмый гына түгел, ике яшьлек оныгы йоклаган бүлмәгә ут төртәләр. 40 процент янып зыян күргән бала чак кына исән кала.

Генпрокуратура вәкиле Марина Гриднева белән Генераль прокурор Юрий Чайка бу тетерәндергеч хәлдән соң, коллекторларлар эшчәнлеген үз контроленә ала, дип яза "Российская газета".
2014 елның җәендә гамәлгә кергән закон нигезендә, коллекторлар эш көннәрендә төнге 22.00дан, иртәнге 8гә кадәр, ял көннәрендә 20.00дан иртәнге 9га кадәр бырычлыны смс җибәреп, яки шалтыратып борчырга тиеш түгел. Шулай ук алар элемтәгә керү өчен адрес һәм телефоннарын да бирергә тиеш. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта 5-10 мең штраф каралган. Тик бу закон гына коллекторларны төрле төр җинаятьләрдән туктата алмады. Якын арада аларның эшчәнлегенә карата яңа закон проекты кабул итәргә җыеналар.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев