Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ул безнеке дә

Узган атнада республикабыз Г.Камал исемендәге театрда шагыйрә, прозаик, мөгаллимә һәм журналист Эльмира Шәрифуллинаның юбилеен зурлап билгеләп үтте.

Халкыбызның талантлы кызы Эльмира Мөхәммәтовнага, озак еллар намуслы хезмәте  өчен, ТР Дәүләт Советы рәисе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.  Артистлар аның сүзләренә язылган җырларны башкарды,  сәхнәдә бик күп әсәрләре яңгырады.
Яшел Үзән Эльмира Шәрифуллинаны  талантлы язучы, юмор остасы Фаил Шәфигуллинның хатыны булганы өчен дә   ярата, хөрмәтли. Ул арабыз­дан бик иртә киткән язучының басылмый  калган әсәрләрен китап итеп чыгарды.  Яшел Үзәндә узган  бик күп мәдәни чараларда катнашырга, мәктәп­ләрдә, китапханәләрдә иренең туган ягында яшәүчеләр белән  очрашуга вакыт таба.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира Шәрифуллина шагыйрә прозаик мөгаллимә журналист