Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучы булу – фәрештәләр язып бетерә алмас изгелек!

Чынлап та, мөгаллимәгә карата әниләргә булган кебек тирән хөрмәт, ярату һәрберебезнең күңелендә бүгенгәчә саклана. Күпләребез мәктәптә укыганда моның шулай икәнен аңламый да, ә менә олы тормышка аяк бас­кач, гомер юлы буйлап атлаганда, һичшиксез, укытучыларын бик еш рәхмәт белән искә ала.

Аларның һөнәрләре никадәр дәрәҗәле булса, хезмәтләре шуның кадәр авыр. Кырыс һәм таләпчән, ягымлы һәм кайгыртучан – укытучы күңеленнән нинди генә хисләр өермәсен кичерүенә карамастан, сыйныф каршына кереп басканда ул шундый. Шуңадыр да, укучылар аларның үзләре кебек үк җир кешесе булуын, кайгылы-хәсрәтле, бәхетле-сөенечле һәм мәшәкатьле тормыш алып баруларын кайвакытта онытып та җибәрә... Саксыз йөрәген дә яраларга, артыгын таләп тә итәргә мөмкин. Ә укытучы барысын да кичерә, сайлаган һөнәре кушканча, белем һәм тәрбия орлыкларын күңел җылысына төреп, сабыр гына балаларга салуын дәвам итә...

Игътибар иткәнегез бармы икән, укытучыларның күпчелеге, мәктәпкә бер тапкыр урнашкач, инде гомерләре буе – лаеклы ялга чыкканчы (еш кына аннан соң да) шунда эшләүләрен дәвам итә. Чөнки алар һәр балага йөрәкләре белән берегә, аналарның балаларын ташлап китә алмаган кебек, укытучы да аларны калдыра алмый, һәрберсе өчен чиксез җаваплылык тоя.

Кереш сүзем озаккарак сузылса да, педагоглар һәм барлык хезмәт юлын шул – кешеләрне белемле итү кебек изге эшкә багышлаган язмабыз героинясы хөрмәтенә бер дә күп түгел. Аны мөгаллимә буларак барысы да белә. Шуңа күрә, бүген гади хатын-кыз һәм сабый чагыннан язмыш сынауларын күп узган гади кеше буларак ачасы килә.

Егерме ел дәвамында завуч вазифасын башкарган, кырык еллык педагогик стажлы математика укытучысы Илсөяр Мансур кызы Бикбованы барлык хезмәт юлын Норлат урта мәктәбенә багышлаган дияргә була. Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач ук, беренче еллары гына башка авылда узган. Әйдәгез, мөгаллимәнең тормыш юлын тәфсилләп, тәртип буенча сөйлик.

Илсөяр ханым биш балалы гаиләдә икенчесе һәм бердәнбер кыз булып Акъегет авылында туган. Төпчекләрен дөньяга китергәндә, гаиләсен ятим калдырып, әниләре 29 яшендә дөнья куя. Ул вакытта кызга нибары 7 яшь була һәм йорттагы барлык хатын-кыз мәшәкате аның һәм 68 яшьлек дәү әнисе җилкәсенә кала. «Дом ребенка»да тәрбияләнүче, теле урысча ачылган төпчек туганнарын да әбиләре гаиләгә алып кайта. Өч энекәшенә күз-колак булу да киләчәктә һөнәр сайлауга йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен. Аның дәү әнисе дә гомере буе балаларга белем биргән. Акъегет чуваш якларына якын, шуңа ул Чувашиядәге татар авылларында укыткан.

Зур гаиләгә үзәктән ерак авылда яшәү җиңел булмый, чөнки иң төп ризык – ипи алырга да шул ук Чувашиягә барырга туры килә. Әтиләре Норлатка күченергә карар кыла. Анда мәктәптә завхоз булып эшли. Ә өч яшеннән укырга өйрәнгән кечкенә Илсөяргә килгәндә, әле алты яше дә тулмаган килеш, үзе теләп татар сыйныфына укырга керә.

– Институтка документлар тапшыр­ганда паспорт сорыйлар, ә ул минем әле юк, чөнки яшем җитмәгән. Аңлаткач, алдылар инде. Имтиханнар ягыннан бер авырлык та булмады, бик җиңел кердем һәм яратып укып, дипломлы укытучы булдым. Эшкә Зәй районына җибәрмәкчеләр иде, үзебезнең якларга билгеләүләрен үтендем. Чөнки безне тәрбияләп үстергән әбиебез олыгайды, аның янында булырга кирәк иде. Өтәшкәгә кайттым, анда ике ел эшләдем. Аннары Рус Әҗәле мәктәбе директоры үзләренә чакыр­ды. Норлатка кайтасым килсә дә, урын булмады. Соңрак Күгәйдә укыттым, – дип, педагогик хезмәтенең юл башын хәтерендә яңартты Илсөяр ханым.

Йортта егетләр дүртәү булгач, алар янына дуслары да килә бит инде. Шуларның Рәис исемлесе чибәр кызга күз сала һәм 1988 елда Норлатта яшь гаилә барлыкка килә. Уллары Азат балалар бакчасына йөри башлагач, 1992 елда яшь әни Норлат мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытырга ризалаша.

– Шул классым белән башлангыч мәктәптән зурларныкына күчтем, аларны 11нче сыйныфкача укыттым, математика дәресләре алдым. Кечкенә улыбыз Айнур беренче сыйныфка килгәндә, завуч итеп билгеләделәр. Ул вакытта мәктәптә миннән дә көчле, тәҗрибәле укытучылар бар иде. Шуңа, аларның миңа ышаныч белдереп сайлауларына бер яктан шатлансам, икенче яктан бик зур җаваплылык тойдым. Ул вакытта һәр класс дүртәр комплект – барлыгы 32 сыйныф, 600дән артык бала укыды. Хәзер 17 сыйныфта 308 укучы белем ала, – дип, балаларның шактый кимүенә көенүен белдерде Илсөяр Мансуровна. – Укытучылар да бер яшь тирәсендәгеләр бездә. Яшьләр кайта, әмма мәгариф системасындагы бик еш үзгәрешләр аларны куркыта. Миңа быел 60 яшь тула һәм инде лаеклы ялга китү турында да уйларга вакыттыр. Әмма мәктәптән башка, беренче һәм соңгы кыңгырауларсыз тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Биредә укучы һәрбер баланың киләчәге, мәктәпне уңышлы тәмамлап, теләгән җиренә урнашуы өчен борчылам. Ялга китсәм, өйдән торып аларга тиешенчә ярдәм итә алмаячакмын дип ут йотам. Коллегалар белән иңгә-иң бару, киңәшләшеп, аңлашып эшләү рәхәтлек бирә. Бездә бик гыйлемле, һөнәребезне, балаларны чын күңелдән яратучы педагоглар хезмәт итә. Мин аларга барысы өчен дә рәхмәтле.

Гөлнара Вәлиева мәкаләсенең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №39 (4 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев